Сажида Сулейманова. "Ак конвертта адрес - Казан..." | Ак конвертта адрес - Казан. Күк конвертта адрес - Казан. Казан, Казан, сиңа язам. Язам, бозам, сызам-язам. Язам - килсә бәла-каза, сиңа язам - шатлык артса. Эндәшмичә калсаң, Казан, шуннан авыр булмас җәзаң. Җырлар язам сиңа, Казан, - түгел синдә җырлар аздан. Казанында кайнат, Казан, Иделендә айкат яздан. Җырлап акса, дөрләп янса, димәк, яшим, нурлы Казан! 1964.
|