Рашид Галлямов китап чыгарды. ИА "Интертат", 27 июля | Amil NUR
Билгеле журналист Рәшид Галләмов җаваплылыгында татар зыялыларына багышлап рус телендә "Татарский век глазами национальной элиты. 100 выдающихся татар" ("Милли элита күзлегендә татар гасыры. 100 мәшһүр татар") китабы чыкты. Казандагы "Парадигма" нәшрият йортында 3000 данәдә басылган китапны тантаналы рәвештә август ахырында тәкъдир итәрләр дип көтелә.
Рәшид Галләмов туплаган китапта зыялылар татар милләтенең үткәне һәм киләчәге турында фикер йөртәләр. "Татарский век" исемле сәхифә Рәшит Галләмов ачкан "Восточный экспресс" газетасында чыгып килә иде. Аннары Галләмов "Татар-информ" агентлыгына җитәкче булып килде. Һәм бер ел уңышлы эшләгәннән соң серле рәвештә китеп барды? "Бар кеше дә Сезне нигә китте дип сорый, тик имеш-мимеш итеп сөйләргә дә сәбәбе күренми. Сез кайда хәзер?" - дигән сорауга ул: "Үз эшмәкәрлегем белән шөгелләнәм", - дип җавап бирде.
Яңа китапта исә 77 әңгәмә дә кертелгән. Алар арасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, биюче Ирек Мөхәммәтов, сәясәтчеләр Али Акыш һәм Фәүзия Бәйрәмова, Вил Мирзаянов, җырчылар Салават Фәтхетдинов һәм Илһам Шакиров кебекләр дә бар. Гомумән, соңгы гасырда татар күккә күтәрелде яки юкка чыкты дип аңлатучы ике каршылыклы фикер бар бит. Шул фикерләр төрлелеген китап ачык чагылдыра. Кызганыч, "Татар гасыры" исемле сәхифә "Восточный экспресс" газетасында гына юкка чыкты. Ул матур һәм мәгънәле темаларны күтәрә иде. |