Я изучаю татарский язык |
Мин татар телен өйрәнәм |
Я хочу научиться говорить (читать, писать) по-татарски |
Минем татарча сөйләшергә (укырга, язарга) өйрәнәсем килә |
Вы понимаете по-татарски? |
Сез татарча аңлыйсызмы? |
Я немного понимаю по-татарски |
Мин татарча бераз аңлыйм |
Я немного понимаю, но говорить не могу |
Мин бераз аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм |
Вы говорите слишком быстро |
Сез артык тиз сөйлисез |
Вы очень торопитесь |
Сез бик ашыгасыз |
Повторите, пожалуйста, еще раз |
Тагын бер тапкыр кабатлагыз әле |
Пожалуйста, говорите помедленнее! |
Зинһар, акрынрак сөйләгез! |
Что вы сказали? |
Сез ни дидегез? |
О чем он(а) говорит? |
Ул нәрсә турында сөйли? |
Что он(а) сказал(а)? |
Ул ни диде? |
Скажите, пожалуйста |
Әйтегезче (әйтегез әле) |
Как это называется по-татарски? |
Татарча бу ничек дип атала? |
Хорошо (правильно) ли я говорю? |
Мин әйбәт (дөрес) сөйлимме? |
Вы говорите хорошо (правильно) |
Сез әйбәт (дөрес) сөйлисез |
Я не знаю такого слова |
Мин андый сүзне белмим |
Вы меня поняли? |
Сез мине аңладыгызмы? |
Вы меня хорошо слышите? |
Сез мине яхшы ишетәсезме? |
Повторите, пожалуйста, еще раз |
Тагын бер тапкыр кабатлагызчы (кабатлагыз әле) |
Как произносить это слово? |
Бу сүзне ничек әйтергә? |
Вы произносите это слово правильно |
Сез бу сүзне дөрес әйтәсез |
Напишите, пожалуйста, это слово по-татарски |
Бу сүзне татарча языгыз әле |
Напишите вот на этом листе |
Менә бу биткә языгыз |
Как это будет по-татарски? |
Татарча бу ничек була? |
Говорите, пожалуйста, со мной по-татарски |
Минем белән татарча сөйләшегез әле |
У вас есть русско-татарский словарь? |
Русча-татарча сүзлегегез бармы? |
Я хочу найти книжку для изучения татарского языка |
Татар телен өйрәнү өчен бер китап табасы иде |
Какие учебники нужны для изучения татарского языка? |
Татар телен өйрәну өчен нинди дәреслекләр кирәк? |
У вас есть легкие книги для чтения на татарском языке? |
Сездә җиңелрәк укыла торган татарча китаплар бармы? |
Есть, я вам завтра принесу |
Бар, иртәгә алып килермен |