Что бы вы хотели? |
Сез нәрсә теләр идегез? |
Я бы поспал (отдохнул) |
Мин йоклап алыр (ял итәр) идем |
У меня есть одна просьба |
Минем бер үтенечем бар |
Я вас очень прошу |
Мин сездән бик үтенеп сорыйм |
Я хочу пойти в магазин (на базар, в кино, в клуб, в парк) |
Минем кибеткә (базарга, кинога, клубка, паркка) барасым килә |
Я хочу есть (пить) |
Минем ашыйсым (эчәсем) килә |
Если вам не трудно, покажите, пожалуйста, мне (нам) ваш город (деревню, музей, реку) |
Сезгә кыен булмаса, миңа (безгә) шәһәрегезне (авылыгызны, музеегызны, елгагызны) күрсәтегез әле |
Скажите, пожалуйста, как пройти на улицу Чехова? |
Әйтегез әле, Чехов урамына ничек барырга? |
Хотелось прогуляться |
Саф һавада йөреп кайтасы иде |
Мне нужно купить (спросить, отдать, получить) |
Миңа сатып алырга (сорарга, кайтарып бирергә, алырга) кирәк |
Я хочу посмотреть новый кинофильм |
Минем яңа кинофильм карыйсым килә |
Мне бы хотелось встретиться со своим товарищем (другом) |
Иптәшем (дустым) белән очрашасы иде |
Я хочу, чтоб ты был настоящим человеком |
Мин синең чын кеше булуыңны телим |