1732 елдан Казан епархиясе белђн архиепископлар, ђ 1738 елдан 1762 елга кадђр епископлар: њзенећ рђхимсезлеге белђн билгеле Лука Конашевич џђм Гавриил идарђ иткђн. Казан мђгърифђтчелђрнећ миссионерлык хезмђтлђреннђн соћ Казан тљбђген христианлаштыру процессы туктатылган диярлек, 1699 елдан 1724 елга кадђр Казан кафедрасында булган митрополит Тихон гына ђлеге эшчђнлекне дђвам иткђн: 1701-1795 елларда 3683 чирмеш њз иреклђре белђн чукына, алар љчен 7 чиркђњ џђм мђктђп ачылган. 1718 елда руханилар балалары љчен мђктђп ачыла, 1732 елда Казан руханилар семинариясе итеп њзгђртелђ. XIX гасыр башына Казан епархиясендђ 575 мећ чукындырылган чуваш, чирмеш, татар џђм удмурт була. Нигездђ, бу хљкњмђт ташламалары белђн аћлатыла. Кљчлђњ чаралары исђ, киресенчђ, христианлыктан кић књлђм баш тартуларга китерђ.
1744 елда Петр I нећ чиркђњ реформасыннан соћ, Казан архиерей приказы Казан руханилар консисториясенђ ђйлђнђ. 1764 елгы штатлар буенча Казан епархиясе 2нче класска кертелђ.
Казан галиме Нияз Халит билгелђп њткђнчђ, унсигезенче гасыр Идел буе мљселманнарына ќићеллек китермђгђн. Хакимият тарафыннан Казандагы татар зиратын мђсхђрђлђнгђч, патша Петр Алексеевичка књп санлы дђгъвалар ќибђрелгђн. Шул хђллђрдђн соћ патшаныћ махсус указы чыга: мђчетлђргђ џђм мљселман зиратларына зарар китермђскђ.
1733 елга Татар бистђсендђ дњрт мђчет булган. XVIII гасырга Казан џђм Ђстерханда мђчетлђрне ќимерњ џђм патша тарафына Мђккђгђ хаќга џђм Башкириягђ баруны тыю турында мђгълњмат бар. Башкирия белђн багланышларны тыю 1735 елдан 1780 елга кадђр дђвам иткђн.
1742 елныћ 27 июлендђ архимандрит Дмитрийныћ мљрђќђгатеннђн соћ Изге Синод “Россиядђ мђчетлђр тљземђњ џђм булганнарын ќимерњ турында” карар кабул иткђн. Карар нигезендђ, Казан губернасында яћа тљзелгђн (Казанны яулап алганнан соћ) барлык мђчетлђр ќимерелђ, Казан, Ђстерхан, Воронеж губерналарында чукындырылган халыктан еракта яшђгђн татарларга мђчетлђре калдырыла. Љстђвенђ, Казандагылар белђн бергђ бљтен Россия буенча мђчетлђрне юк итђргђ боерык бирђ. Ђлеге чаралар эзђрлеклђњ џђм кљчлђп чукындырулар белђн озатыла. Ђмма 1744 елда Казан губернасында 418 мђчет ќимерелђ. Калган 118ен мљселманнар арасында кљчле дулкынланулардан шиклђнеп калдыралар.
1731-1732 елларда Казан џђм Тњбђн Новгород губерналарында миссионерлык эшчђнлеген ќђелдерњ љчен Яћа чукындырылганнар комиссиясе оештырыла. 1740 елда ул Яћа чукындырылганнар конторасы дип њзгђртелђ. 1740-1755 елларда кљчлђп чукындыру сђясђте белђн рђхимсез архиепископ Лука Конашевич ќитђкчелек итђ. Христиан мђгърифђтчелеген тарату халыкны ќђберлђњ, кыйнау ысуллары белђн башкарыла. Миссионерлар солдатлар белђн авылдан авылга йљреп, халыкны елга буена куп тљшергђн џђм кљчлђп чукындырган. Каршы килњчелђрне каты кыйнаганнар. Яћа чукындырылганнарны 3 елга ясак џђм хезмђт йљклђмђлђреннђн, татар алпавытларына бђйлелектђн азат иткђннђр, дђњлђт крестьяннары рђтенђ керткђннђр. Яћа динне кабул итђргђ телђмђгђннђрне тљрмђгђ утыртканнар, авыр эшлђргђ монастырьларга ќибђргђннђр.
Рус булмаган халыклар арасында миссионерларныћ басымы њтђ зур канђгатьсезлек тудыра ки, хљкњмђт 1755 елда Лука Конашевичны башка епархиягђ књчерергђ џђм яћа чукындырылганнар конторасын ябарга мђќбњр булалар. Россия хљкњмђтенећ Идел буенда исламны юкка чыгару омтылышы ућышсыз тђмамлана.
Тђхеткђ Екатерина II менгђч вђзгыять ућай якка њзгђргђн дияргђ мљмкин. Аныћ рљхсђте белђн њзе Казанда булганда ђл-Мђрќани мђчете тљзелгђн. Соћрак аныћ дин иреге игълан итњ турындагы указы чыккан.
|