Алтын Урда чорыныћ сђяси елъязмалары. Казан ханлыгын басып алу | Ханлык чорында 14 хан алышынган, хакимлек итњлђр барысы 21 булган, чљнки кайбер ханнар тђхеткђ 2-3 тапкыр утырган. Мљхђммђтђмин Руська каршы яу чапмаска џђм русларга тугры булырга вђгъдђ биргђн. Казанлыларныћ бљек хан ризалыгыннан башка ханнарын сайлау хокукы булмаган. Мђскђњгђ бђйлелек Казан аксљяклђренећ књбесендђ канђгатьсезлек тудырган. 1496 елда шђрык партиясе ярдђме белђн Казан тђхетенђ себер ханзадђсе Мамук утырган, ђмма бер елдан аны да тљшергђннђр.
Иван III ризалыгы белђн хакимлек итђргђ Кырымда тђрбиялђнгђн Габделлатыйф килгђн, ђмма вакыт узу белђн ул Мђскђњгђ каршы сђясђт алып бара башлый, нђтиќђдђ 1502 елда аны тљньякка сљргенгђ сљрђлђр. Тђхеткђ кабат Мљхђммђтђмин утыртыла. Бу юлы Мљхђммђтђмин башкача эш йљртђ, Мђскђњгђ каршы сугыш ђзерли. 1505 елныћ июнендђ ярминкђ вакытында казанлылар кенђз илчесенђ џђм рус сђњдђгђрлђренђ џљќњм итђ. Мљхђммђтђмин зур гаскђр белђн Мђскђњгђ каршы яу чаба џђм 1507 елга кадђр яуларда ућыш казанлылар ягында була. Нђтиќђдђ, Мљхђммђтђмин Василий III белђн татулык солыхы тљзи. Шуннан соћгы ун ел эчендђ Казан ханлыгы шактый њсеш алган.
Мљхђммђтђмин њлгђч, Казан тђхетенђ Шаџгали утыртыла, ђмма тиздђн тљшерелеп, аны Кырым ханы Сђхипгђрђй алыштырган. Сђхипгђрђй Мђскђњгђ каршы сугыш башлый, Василий III хурлыклы килешњгђ кул куярга мђќбњр була. Љч елдан Сђхипгђрђй тђхеткђ туганнан туган энесен Сафагђрђйне чакыртып ала. Сафагђрђй Мђскђњ дђњлђтенђ каршы љч тапкыр яу чаба. Явыз Иван да, њз чиратында, Казанга њз гаскђрлђрен љч тапкыр ќибђрђ. Сафа Гђрђйне ике тапкыр тђхеттђн тљшерђлђр, џђр очракта ул кырым џђм нугай гаскђрлђре ярдђме белђн кире кайта. Ђмма казанлыларга Сафагђрђй ханныћ да, Мђскђњ варислары Ќангали белђн Шаџгалинећ дђ хакимлеге ошамый.
1551 елда Явыз Иван Казан ханлыгын басып алуга ќитди ђзерлђнђ башлый. Зљя елгасыныћ Иделгђ койган ќирендђ куђтле ныгытма Свияжск крепосте тљзелђ. Казаннан кырым гарнизоны китђ. Казанлылар Иван IV шартын њтђп, Сљембикђ ханбикђне улы Њтђмешгђрђй хан белђн Мђскђњгђ озатырга мђќбњр була. Казан тђхетенђ љченче тапкыр Шаџгали утыртыла. Ђмма Явыз Иван Тау ягын кире кайтармый, аныћ басып алу нияте аћлашыла. Шаџгали 1552 елда тђхетне калдыра, њзе киткђнче Свияжскка књп корал озата. Казан Ђстерхан ханзадђсе Ядкђргђ тђхет тђкъдим итеп чакыра.
1552 елныћ август азагында патша ќитђкчелегендђге 150 мећле рус гаскђре Казанга килеп ќитђ. Казанлыларныћ кљче ике тапкыр азрак була. Ай дђвамында каты сугыш бара. “Казан тарихы”нда язылганча, “ике якныћ да батырлыгын џђм каџарманлыгын књрњ шул тиклем куркыныч иде ки: берлђре калага керергђ телђсђ, икенчелђре кертергђ телђмђде”. Мђскђњ гаскђре пушкалар куллана. Ядрђлђр шђџђрне ќимереп бетерђ. Япанча атлы гаскђре, мари, чуваш отрядлары тар-мар ителђ. Чишмђгђ бара торган ќир асты юллары шартлатыла, камалыштагылар сусыз кала.
2 октябрь иртђсендђ шђџђр ныгытмалары ике урыннан шартлатыла – анда дары тутырылган 48 зур мичкђ куелган була. Шартлаудан ясалган аралыклардан патша гаскђрлђре басып керђ. Казан халкы њз-њзлђрен аямый кљрђшђ: рус гаскђрлђренђ мећлђгђн уклар ява. Кол Шђриф сђед ќитђкчелегендђге шђкертлђр каџарманнарча ићгђ-ић торып сугыша. Ђмма кљчлђр тигез булмый. Ядкђр ханны ђсирлеккђ алалар. Шђџђрне саклаучыларныћ бер љлеше рус гаскђрлђрен ерып чыга. Кала ќићелђ. Аныћ халкы кырыла, ђсирлеккђ алына. Казан ханлыгы дђњлђтчелеген югалта. Лђкин казанлылар азатлык љчен кљрђшлђрен туктатмый, књп еллар алар Казан ханлыгын торгызырга омтылып карый.
|