Борынгы чорда дин | Борынгы кешелђрнећ дини књзаллаулары турында табылган каберлек калдыкларыннан чыгып сљйлђргђ мљмкин. Биредђ кызыл буяу эзлђре булган табылдыклар еш очрый, ул тљс мђќњсилектђ зур роль уйнаган. Кызыл буяу мђрхњмнећ кљчен кайтару яки ут билгесе буларак кулланылган. Табигать кљчлђренђ, ќђнлеклђргђ табынуларына кљнкњреш џђм бизђнњ ђйберлђрендђ, кара кљчлђрдђн саклану чаралары сыйфатында, књп тљрле сихри сурђтлђр дђлил булып тора.
- Казу эшлђре гаять могќизалы башланды: без таћга кадђр учак янында гаплђшеп утырдык, беркемнећ дђ йоклау телђге юк иде, џђм иртђнге сђгать биштђ кайда казый башларга дигђн уй белђн елга аръягына чыктык. Кљрђкне ќиргђ кертњ белђн, куркыныч фильмнардагы кебек, ќир љслегендђ бронза очлык, балта џђм ниндидер бизђнњ ђйбере књренде, - дип искђ ала археолог Константин Истомин Саескан Тавы янында каберлек табылуын.
Соћыннан Андрей Чижевский ќитђкчелегендђге экспедиция биредђ Гарино-бор культурасы кешелђре књмелгђн каберлеклђрне ачыклаган. Алар 5 мећ ел элек яшђгђн џђм ђлегђчђ археологлар каберлеклђр турында белмђгђн, Саескан Тавы янындагылар исђ, яхшы сакланган. Шунысы њзенчђлекле ки, мђетлђр чњгђлђгђн хђлдђ књмелгђн. Мећ елдан артык вакыттан соћ борынгы зиратка чиркђскњллелђр мђетлђрен књмђ башлаган.
Б.э.к. IX-VII гасырларда гарино-борлылар каберлеклђре љстендђ Ананьино культурасы кабилђлђре зираты барлыкка килгђн. Ананьинолылар безгђ билгеле булмаган ниндидер сђбђплђр белђн мђетлђрен ќирлђњгђ катлаулы сђнгать итеп караган: алар мђетне бњлгђлђп, аягын баш урынына куйган яки бљтенлђй сљяклђрдђн юллар ясап чыккан. Аларныћ каберлеклђре ярымђйлђнђ рђвешендђ ясалып, читенђ тормыш билгесе булган кызыл буяу сибелгђн. Буя эзендђ - корал, аныћ читендђ – бизђнњ ђйберлђре, эчендђ мђет урнаштырылган. Пьяноборлылар ќђмгыятендђ, џичшиксез, жрец-шаманнар кастасы џђм тђћре-ата, тђћре-ана турында књзаллаулар булган дип ђйтђ алабыз.
|