|
Казан халкыныћ дини тормышы књп тапкырлар њзгђргђн: мђќњсилектђн тулысынча ислам дине љстенлек итњгђ, халыкны кљчлђп христианлаштыру сђясђтеннђн толерантлык џђм бар диннђрне дђ тигез итеп карауга. Џђр этапта бу иќтимагый аћда ќитди џђм ђрнњле књчеш булган.
Бњген Казан књп конфессияле њзђк булса, XVI гасыр уртасыннан XVIII гасыр азагына кадђр диннђргђ тигез караш џђм диннђрнећ њзара хезмђттђшлеге турында сњз дђ була алмаган. Патша хљкњмђте исламныћ тамырларын телђсђ ничек корытырга тырышкан – мљселманнарны шђџђрдђн куган, ќирле халыкка икътисади йогынты ясап, динен алмаштырырга мђќбњр иткђн, мђчетлђрне ќимергђн, кљч кулланган.
Казан яулап алынгач, дин иреген тану турында беренче тапкыр сњз Екатерина II хакимлеге вакытында чыккан, ул бу хакта, хђтта, махсус карар чыгарган. Сњз ућаенда, Алтын Урда бу ќђџђттђн књпкђ демократик дђњлђт булып, дин тотуга карата махсус фђрманнар булмаган, ђ менђ дин иреге булган.
Бњген шђџђрдђ мђчетлђр џђм православие чиркђњлђре, католик чиркђве џђм кирха, иске дин џђм керђшен чиркђњлђре, хђтта кришнаитлар храмы џђм уникаль барлык диннђр йорты бар. Экспертлар бђялђгђнчђ, Казанда дини карашларга, йола џђм традициялђргђ ихтирам, Россия буенча уртача алганда, ныграк њсеш алган.
|