Казан ханлыгы мђдђниятендђ књп кенђ мђдђни традициялђр кушылган. Идел буе Болгарындагы кебек њк биредђ уку-яза белњ кић таралган. Шигъри юллар шул чорга караган бакыр комганда да чњкеп тљшерелгђн. Мђдрђсђлђр каршында бай китапханђлђр џђм матур язу мђктђплђре булган. Хан сарае китапханђсендђ берничђ мећ китап ќыелган. Ђдђбият, аеруча шигърият зур њсеш алган. Казан ханлыгыныћ шигъри мирасында Мљхђммђдьяр, Љммикамал, Кол Шђриф иќатлары зур урын алып тора. Героик «Идегђй» эпосы кић таралган булган. Халык гљслђ, кубыз, курайда уйнаган.
16нчы гасырныћ беренче яртысында зђркђн сђнгатенећ югары дђрђќђдђге эшлђнмђсе булып «Казан ханнары таќы» тора. Хђзер ул Мђскђњнећ Кораллар палатасында саклана. Казан осталарыныћ књн эшлђнмђлђре, аеруча читеклђре дан тоткан.
Михаил Худяков сњзлђренчђ, «Болгарда мђдђният искиткеч њсеш алган. Моны ТР Спас районыныћ борынгы Болгар ќирлђрендђге монументаль корылмалар да исбатлый. Гарђп язуы, тљсле мозаикалар белђн бизђлгђн књркђм биналар оста архитектор џђм рђссамнар ядкарлђре».
Казан ханлыгы Идел буе Болгар дђњлђте тљзелеше варисы булган. Мђдђни тормыш чђчђк аткан. Бу хакта Шђрђфеддин бине Хисамеддиннећ «Тђварихы Болгария» язма истђлеге сљйли, анда танылган мђктђплђр џђм атаклы шђехлђрнећ каберлђре сакланган Казан ханлыгы шђџђрлђре исемлеге китерелгђн. Моны ук сђнгатьчђ эшлђнгђн гарђп язулы кабер ташлары, хђзерге кљнгђ кадђр сакланган бизђкле кулъязмалар раслый.
|