Бњген | Соћгы елларда Казанда шђџђрнећ архитектур йљзен бизђп књпсанлы биналар пђйда булды. Мђсђлђн, “Пирамида” Татарстан љчен генђ тњгел, гомумђн бљтен Россиядђ уникаль объект, андый мђдђни-књћел ачу њзђге илнећ башка бер шђџђрендђ дђ юк. Пирамида рђвешендђге затлы бу бина Аурупа стандартлары буенча тљзелгђн. Аныћ биеклеге – 31 метр, мђйданы – 160 мећ квадрат метр. Ул шђџђрнећ њзђгендђ, Казан Кремленђ якын урнашкан. “Пирамида”ныћ љске љлешендђ ресторан џђм берничђ бар ачылды, ял итњчелђр шул биеклектђн Казанга карап соклана ала. Комплексныћ аскы катларында нђрсђ генђ юк. Аныћ бусагасын атлап кергђн кешегђ ял џђм књћел ачу буенча књп тљрле хезмђтлђр књрсђтелђ. Биредђ казино, бильярд, боулинг, дискотека, косметика салоны, фитнесс-њзђк бар.
Ђ ић кызыклы яћалык – ике дђрђќђдђге зал-трансформер, аны зур дискотека залына, варьете, яки концерт џђм банкет залына ђйлђндереп була. Ул 1200 кешегђ исђплђнгђн. Мђдђни-књћел ачу њзђге бер њк вакытта 2500 кешене сыйдыра ала. Бина физик мљмкинлелђре чиклђнгђн кешелђр љчен махсус пандуслар џђм ќайланмалар белђн ќиџазландырылган.
“Пирамида” дњрт ел дђвамында тљзелде. Проектныћ авторлары – Казан архитекторлары Гљлсинђ џђм Виктор Токаревлар, ђмма аны эшлђњдђ француз, Америка џђм тљрек белгечлђре дђ катнашты.
Шђџђр йљзен бизђгђн тагын бер корылма – Кол Шђриф мђчете. Ул Казан Кремле территориясендђ “Татинвестгражданпроект” фирмасы архитекторларыныћ авторлык тљркеме проекты буенча 1996 елда тљзелђ башлады. Мђчет комплексы мђчетнећ њзеннђн, музей-китапханђ, нђшрият њзђге, имам идарђсеннђн гыйбарђт.
Баскет-холл кебек заманча биналар тљзњдђн тыш, шђџђрдђ Казанныћ йљзе булган опера џђм балет театры, “Совет” џђм “Казан” кунакханђлђре, Кекин йортын реконструкциялђњ эшлђре алып барыла.
|