08.04.05Иске Казанга сәяхәт-2 |
Фатир хакын, билгеле, беркая да түләмиләр. Хәер, әйтүләренчә, акчаны ниндидер бер адәмгә бирәләр икән. Ут өертеп янәшәдәге базарда сату итәләр. Ә иң аянычы – шундый хәлдәге бинаны һәм, әйтергә кирәк, истәлекле бинаны (ә ул болай да искергән һәм таушалган) пычратып яталар. “Җыен килмешәк һәм узгынчыга кем мондый ирек бирә соң?” – дип уйлап бетерергә өлгермәдем, ишек алдына шәһәрнең газ хезмәте машинасының кереп килгәнен абайлап алдым. Куркып калган үзбәк хатыны: “Зинһар өчен, җомгага кадәр генә калдырыгыз безне”,– дип ялына башлады.
Мин аңа моның өчен җаваплы кеше түгеллегемне әйттем дә, йорттан чыктым. Газ хезмәте эшчеләре янына килеп, аларның нинди максат белән бирегә килгәннәрен сорадым. Эш шунда ки, мондый чит җөмһүрият гаиләләре Нариман урамындагы иске йортларда шактый күп яши икән. Төп казанлылар инде күптән яңа районнардагы фатирларга күчерелсәләр дә, иске фатирларын шәһәр хакимияте һаман җимертергә уйламый. Мин бер хезмәткәр белән ипләп кенә әңгәмә корганда, ул болай аңлатты. Имеш, һәр йортта 1-2 гаиләне махсус рәвештә калдыралар, чөнки бу юл белән кайберәүләр кесәләрен калынайта. Бәлки шулайдыр да, юкса, иске йортка сузылган газ линиясен җитәкчеләр бер өздертеп, бер ялгатып уйнарлар идемени? Ә без, Иске Татар бистәсе җанатарлары, җәй буе: “Нигә соң һаман иске өйләрне сүтмиләр дә, ни өчен тарихи биналарны төзәтмиләр-яңартмыйлар”, – дип лаф орабыз... Менә Нариман урамындагы манарасыз Зәңгәр мәчет.
200 елга якын Иске Татар бистәсенең истәлекле урыны булып саналган бу мәчетне сәүдәгәр Габделмәннан Биккән улы Мөстәкыймов төзеткән. Ә 1907 елда икенче бер сәүдәгәр – Габдрахман Ишморатов бу мәчеткә янкорма салдыра. 1825 елда бу бинаның арткы өлешендә сәүдәгәр Йосыф һәм Корбангали Арсаевларның “Хәмидия” мәдрәсәсен ачулары да мәгълүм. Мәдрәсә татарның күренекле шәхесе Фатыйх Хәмиди хөрмәтенә шулай аталган диләр. |