Дамир ФӘСИЕВ
Беркөнне Нариман урамы буйлап сәяхәткә чыгып киттем.
Үзем торган йорттан ерак түгел урнашкан “Милләт” типографиясе бинасы янында тукталдым. Бу бина татар зыялылары өчен аеруча кадерле һәм истәлекле. Чөнки типографиядә 1908-1917 елларда гомуми тиражы 1.376.000нән арткан фәнни-методик, педагогик әдәбият, дәреслекләр һәм яңа ысул белән укытучы мәдрәсәләр өчен күп төрле уку ярдәмлекләре бастырылган. Монда чыккан китаплар бөтен татар дөньясына таратылган.
Бу игелекле эшләрне кемнәр башкарган соң? Иң башта – бинаны төзегән кеше турында. Ике катлы әлеге кирпеч бинаны чыгышы белән хәзерге Арча районының Наласа авылы кешесе Ибраһим Сөләймән улы Идрисов төзеткән.
Казанга күчеп килгәч, ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Галимҗан Баруди белән таныша һәм эшмәкәрлек һөнәренә тартыла башлый. Типографияне салу эшенә Галимҗан Баруди белән аның хатыны Гайшә ханым да зур өлеш кертә. Типография рәсми төстә 1908 елның сентябрендә ачыла. Аның тышкы диварында “Типография-Словолитня” дигән язу да беркетәләр. Кара төстәге сыйфатлы буяу белән язылган бу такта бүген дә исән. Тик менә заманында Мәскәү, Петербург, Истамбул типографияләре белән хезмәттәшлек иткән әлеге йорт бүген ифрат дәрәҗәдә кызганыч хәлдә.
Тирән уйларга батып ишек алдына уздым. Сул яктагы кирпеч стена буенда иске сараймы-келәтләрме тезелеп киткән. Аларның эче тулы чүп-чар һәм алама чүпрәк калдыклары. Иң беренче ишеккә килеп кагылам, ләкин эчкә үтәргә җөрьәт итмим, чөнки борынны ярып авыр ис керә. Монда кеше яши ахрысы, әмма яшәүчесе дә сукбайдыр дигән уй белән кире борылдым. Шулчак күзем икенче каттагы тәрәзәләргә төште. Аннан кемнеңдер гәүдәсе шәйләнгән кебек тоелды.
Ялгышмаганмын: берничә минуттан тәрәзә алдында азиат чырайлы бер хатын пәйда булды. Мин икенче катка күтәрелергә теләп, аңардан керү юлын сорадым. Икенче катка ярымҗимерек агач баскычтан күтәрелүгә, тәрәзә пыялалары ватылган берничә бүлмә аша әлеге хатынның гаиләсе яшәп яткан “фатир”га килеп җиттем. Сораштыра торгач, бу үзбәк гаиләсенең Ташкент якларыннан акча эшләргә дип Казанга килүе ачыкланды. Алар яшәгән бүлмәне тел белән тасвирлап биреп бетерерлек түгел. Ләкин бу үзбәк гаиләсенә карата миндә бернинди дә кызгану хисе уянмады. Ни өчен дисезме? Беренчедән, алар законсыз-нисез шушы йортка кереп урнашканнар. Алай гына да түгел, электр энергиясен урлап, гомер кичереп яталар. |