06.04.05Иске Казанга сәяхәт-1 |
Ни өчен үзәктәге иске урамнар дәүләтебез тарафыннан яңартылмый яки өлешчә кире торгызылмый? Моның авыр, дәвамлы процесс икәне дә аңлашыла, әлбәттә. Ләкин эшне тизләтү өчен бүтән юллар да бар. Әйтик, Казанда хәзер күпме яңа татар бае яши. Нигә шул йорт урыннарын шул байларга тәкъдим итмәскә? Иске Татар бистәсендә яңа татар байларына менә дигән урыннар бар бит. Акчалы кешеләр иске корылма калдыкларын чистартып, түктерерләр иде, балаларына йорт та салырлар иде. Ләкин аларга бер шарт куярга кирәктер: шул өйләрнең тышкы күренешен фотосурәткә төшереп алып, аның урынына салынасы яңа өйне дә шуңа охшатыбрак төзәтү яки төзү. Шәһәрнең тарихи йөзен бераз булса да саклап калу өчен. Әйе, миңа калса, сатуны аукцион аркылы да оештырырга мөмкин. Аннан соң борынгы бабалары яшәгән урыннар ни өчен әле аларның варисларына калмаска тиеш? Төп казанлы Казан үзәгендә өй салып, үз нигезен булдырса, буыннар алмашынышында азмы-күпме варислык сакланса, ничек яхшы булыр иде!Әнә, шушы ук Нариман урамында атаклы драматург Г.Камалның оныгы Фидакарь абый Камалов үз бабасы нигезендә матур гына гомер кичереп ята! Бу өй яныннан үткәндә, күңел сөенә (өстәге рәсемдә).
Кызганычка каршы, бу урамнардан сөенеп узар җирләр уфтанып-сыкранып үтәрлекләреннән күпкә азрак шул. Иске басмаханә бинасы нинди халәттә бүген? Бүген йортлар, капка үрнәкләре галәмәт җимерек хәлдә. Урамның ике ягыннан үтә торган түгел, чүп-чар, катыргы тартма өемнәре, шул тирәдәге бер-ике иске өйнең эче тутырык базар пычрагы һәм шакшысы, килгән кунаклар алдында оят. 1000 еллык юбилейга әзерләнәбез – дип авыз ачып әйтергә дә хурлык, валлаһи!
Үземне борчыган сорауларга җавап эзләп мин Казан шәһәренең хосусый милек комитеты идарәсенә бардым. Әмма анда, төрле сылтаулар табып, минем сорауларыма җавап бирергә теләмәделәр. “Журналистлар безгә гадәттә язмаларын калдырып китәләр дә, тиешле кеше аны укып таныша һәм без шул вакытта гына сүзне дәвам итәбез”, – диделәр.
|