06.04.05Иске Казанга сәяхәт-1 | Дамир ФӘСИЕВ
1000 еллык Казаныбыз зур тантаналар алдында тора. Көндәлек ыгы-зыгы белән без аның шушы юбилейга ничек итеп көннән-көн төзекләндерелә һәм яңартыла баруын сизмибез дә. Чөнки моның өчен җавап бирүче махсус кешеләр бар: эшләсеннәр, төзесеннәр дигән уйлар күбебезне битараф булырга өйрәтте дә бугай инде.
Каланың йөзе – аның урамнары. Әйдәгез, башкалабызның кайбер урамнарына сәяхәткә чыгып керик әле.
Башта шәһәрнең үзәгенә килик. Иске Казанга.
Тимер юл вокзалыннан Нариман урамы буйлап Татарстан урамына таба атласаң, кызганыч манзара күрәсең. Бу урамнар һәм тыкрыклар безнең өчен аеруча газиз, чөнки биредә бит безнең бабаларыбыз матур-матур йортлар салып калдырганнар. Ни кызганыч, бүгенгесе көнгә кадәр Казаныбызның яме булып утырырлык биналар, йортлар ташландык хәлдә. Аларның тәрәзә йөзлекләре, чардак һәм кыеклардагы бизәкләренә, болдыр-баскычларда агачтан уеп эшләнгән нәкышләргә генә карагыз. Әйе, хәзергә карап, күз салып китәргә була. Ә берникадәр вакыттан...
Ул йортларны сүтеп, яндырып, җимереп киләләр инде. Мәсьәләгә җитдирәк карасак, шундый уй туа: махсус комиссия төптән уйланып, тиешле актлар төзелгәч кенә җимерү эшенә керештеләр микән? Бу эш-гамәлләрдә хакимиятнең архитектура бүлегенең өлеше нинди? Сүтеләсе өйләр рәсемнәрдә генә калырлармы? Иске Казанның тарихи өлеше иң башта аларны уйландырырга тиеш ләбаса. Әнә, чит илләрдә иске тарихи биналарны барлау йөзеннән, саллы гына комиссияләр төзелеп, аңа бөтен архитектура һәм төзелеш оешмалары җәлеп ителә, мөһим кануннар чыгарыла.
Тарих битләрендә инде 2004 ел... Яңа гасырда яшибез. Иске, үткән гасырларыбызга күпмедер дәрәҗәдә булса да тугрылыклы калып, һич киме Иске Татар бистәсенең 2-3 урамында булса да йортларны өлешчә торгызу эшләренә тотыныр вакыт та җиткән түгелме соң инде? Дөресрәге, соңардык та түгел микән әле.
Казаныбызның 1000 еллык юбилее якынлашканда, аның үткәне һәм киләчәге турында уйланучылар гади халык арасында да бик күп. Чөнки бар кеше дә якты көн туды исә, акча һәм мал артыннан гына куып яшәми. Тирә-юньгә күз салып, тарих, милләт, тел, ватан дип йөрүче милләттәшләребез дә байтак безнең арада. Ә гади халык еш кына ил-көн хакында, яшәеш проблемаларын хәл итү ягыннан төпле һәм акыллы фикер-тәкъдимнәрне күбрәк тә әйтә әле. Бусы хак. |