Бњген Казан Кремлендђ ТР Президенты Аппараты ќитђкчесе Ђгъзам Гобђйдуллин ќитђкчелегендђ ТРныћ чит иллђрдђге џђм РФ тљбђклђрендђге тулы вђкалђтле вђкиллђренећ еллык кићђшмђсе њтте.
ТР Президенты Аппараты ќитђкчесе Ђгъзам Гобђйдуллин њз чыгышында ТР вђкиллђренђ “мђгълњмати эшчђнлекне кљчђйтергђ, Татарстан потенциалын тђкъдир итњ љчен Бљтендљнья татар конгрессы Башкарма комитеты џђм татар диаспоралары мљмкинлеклђреннђн файдаланып, алар белђн тыгызрак эшлђргђ, гуманитар љлкђдђ хезмђттђшлекне кићђйтергђ, ватандашларныћ тарихи ватаннары белђн багланышларын ныгытырга” кирђклеген ассызыклады.
Кићђшмђдђ Казанныћ 1000 еллыгын бђйрђм итњгђ аерым игътибар бирелде. Ђгъзам Гобђйдуллин Татарстан вђкиллеклђре љчен Казанныћ 1000 еллыгы Татарстан казанышларын, шул исђптђн милли џђм дини татулыкны, књптљрле мђдђниятлђр нигезендђ тотрыклы ќђмгыять тљзњне дљньякњлђм тђкъдир итњ љчен яхшы мљмкинлек дип атады. “Шућа књрђ безнећ вђкиллђр бу эшкђ зур љлеш кертергђ, халыкара, дђњлђт џђм иќтимагый оешмалар, бизнес џђм ММЧ вђкиллђре белђн активрак хезмђттђшлек итђргђ тиеш”, - диде ул.
Очрашуда Татарстанныћ ике яћа “дипломаты” тђкъдим ителде – ТРныћ Њзбђкстандагы даими вђкиле Илдар Нигьмђтќанов џђм ТРныћ Казахстандагы вђкалђтле вђкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Баџаутдинов.
Агымдагы елныћ февралендђ ТР вђкиллеклђре институтына 14 ел тула. Быел вђкиллеклђр џђм сђњдђ йортларыныћ сђњдђ-икътисади ђйлђнеше 2 миллиард сумга ќиткђн.
ТР Президентыныћ Тышкы элемтђлђр департаменты директоры Тимур Акулов Россиянећ тышкы эшлђр министры Сергей Лавров белђн булган очрашу турында мђгълњмат бирде. Лавров республиканыћ тљрле љлкђлђрдђге ућышларын югары бђялђгђн.
Акулов њз докладында вђкиллеклђрне њстерњ курсы хакында чыгыш ясады. Ућай тенденция дип ул вђкиллђрне республика предприятиелђренећ реклама-мђгълњмат продукциясе белђн тђэмин итњ мђсьђлђсе хђл ителњен атады. Институтныћ кимчелеклђре арасында кайбер вђкиллеклђрнећ ќирле фирмаларныћ продукциясен ТРда сатуга зуррак игътибар бирњлђрен билгелђп њттелђр.
Кићђшмђдђ ТР вице-премьеры Зилђ Вђлиева, ТР Дђњлђт Советы Рђисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты каршындагы дђњлђт кићђшчесе Рафаил Хђкимов, Казанда РФ Тышкы эшлђр министрлыгы вђкиле Хђйдђр Галиев, БТК БК рђисе Ринат Закиров катнашты. |