24.03.05Ирина Роднина "Татар-информ" агентлыгында сайт укучыларыныћ сорауларына ќавап бирђчђк |
23 март Казан «Баскет-холл»ыныћ кече аренасында балалар арасында «Jetix Kids» џђм «Спортивная Россия» Бљтенроссия ирекле ќђмгыяте (БИЌ) Кубогына кече футбол буенча бљтенроссия балалар ярышлары финалы башлана. «Спортивная Россия» БИЌ рђисе Ирина Роднина ярышларны ачу тантанасында катнаша, соћыннан "Татар-информ" агентлыгында "Ачык Татарстан" интернет-конференциясе кысаларында агентлык џђм сайт укучыларыныћ сорауларына ќавап бирђчђк.
Бљтенроссия беренчелеге финалында профессиональ булмаган 14 футбол командасы катнаша, алар составында 12-13 яшькђчђ малайлар џђм кызлар - федераль округлар беренчелеклђре ќићњчелђре. Бу ярышлар 2005 елныћ февралендђ Татарстан Хљкњмђте белђн "Спортивная Россия" Бљтенроссия ирекле ќђмгыяте гомумроссия иќтимагый оешмасы белђн физик культура џђм спорт љлкђсендђ озак вакытлы хезмђттђшлек итњ турында Килешњгђ кул кую кысаларында њткђрелгђн беренче проектлар.
Искђ тљшереп њтђбез, документны ТР Премьер-Министры Рљстђм Мићнеханов џђм «Спортивная Россия» БИЌнећ Югары советы, физик культура и спорт буенча федераль агентлыкныћ ќитђкчесе Вячеслав Фетисов имзалары белђн раслаган. Анда И.Роднина, С.Карелин, А.Кабаева, Е.Кафельников, В.Крутов, О.Слуцкер, Ш.Тарпищев, Д.Сватковский, Россиянећ Олимпия комитеты Президенты Л.Тягачев кебек танылган спортчылар кертелгђн џђм сђясђт эшлеклелђре – С.Шойгу, Е.Примаков, С.Кириенко, Г.Полтавченко, Р.Сафин. «Спортивная Россия» БИЌнећ Югары советы ђгъзасы - ТР яшьлђр эшлђре џђм спорт министры Марат Бариев. |