"Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгына игълан ителгән иң яхшы эмблема-символга ачык конкурс үткәрү турында" Казан шәһәре администрация Башлыгының 30.11.2001 N 1729р Боерыгы | Казан шәһәре администрация Башлыгы әлеге Боерыгы нигезендә архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә Казанның 1000 еллыгы эмблема-символына игълан ителгән ачык конкурс нигезләмәсен булдыруны, конкурсны үткәрүне, конкурста рәссамнар, дизайнерлар һәм шулай ук иҗат берлекләре әгъзаларының катнашуын булыруны йөкләде. Моннан тыш, Казан шәһәренең иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр идарәсенә конкурс башлануны, аның барышын, шартларын һәм нәтиҗәләрен халыкка һәрдаим җиткереп тору, җиңүче эмблема-символны раслау һәм аны файдалану кагыйдәләрен чыгару турында әйтелде. |