"Казан шәһәренә нигез салнуның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлектә беренчел чаралар турында" Халык депутатларының Казан Советы 23.09.1999 N 15-14 Карары | Юбилей тантанасын әзерләү эшләрен һәм бәйрәм итүне үз вакытында оештыру максатында халык депутатларының Казан Советы “Казан шәһәренә нигез салнуның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлектә беренчел чаралар турында” карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә Казан шәһәренең 1000 еллыгын үткәрү буенча Дәүләт комиссиясе оештырылды һәм аның Нигезләмәсе булдырылды, шәһәр администрациясе 2000-2005 елларга исәпләнгән бәйрәмгә әзерлек буенча шәһәр комплекслы программасын төзеде. Карарда ТР Хөкүмәтенә РФ һәм РТ Дәүләт комиссиясе составы турында, төзү һәм төзекләндерүгә мохтаҗ булган объектлар, аларны финанслау чыганаклары һәм күләме турында, “Минем мәркәзем – Казан” фондын булдыру, Казанның 1000 еллыгын әзерләү буенча шәһәр халкы, оешмалар һәм учреждениеләрдән кергән инициативаларны тормышка ашыруда булышлык итү, һәм башкалар турында әйтелгән. |