"Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында" Татарстан Республикасы Президентының 1.09.1999 N УП-698 Указы | Казан шәһәре тарихы буенча чит һәм үз дәүләтебез галимнәре тарафыннан үткәрелгән киң колачлы фәнни тикшеренүләр һәм Казан шәһәренең барлыкка килүе турындагы Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе чыгарган һәм РФ фәннәр Академиясенең тарих бүлеге раслаган нәтиҗә нигезендә, Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәренең сәяси, фәнни-җитештерү һәм мәдәни үзәк буларак әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты “Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында” Указ чыгарды. Әлеге Указ нигезендә Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын 2005 елның август аенда бәйрәм итү расланды һәм халык депутатларының Казан Советы президиумы һәм шәһәр администрациясенең Казан шәһәренең туган көнен ел саен 30 августта Татарстан Республикасы оешкан көнне үткәрергә дигән тәкъдимен кабул ителде. Указда Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын әзерләү һәм аны бәйрәм итү буенча республика комиссиясен булдыру турында да әйтелгән. |