"Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында" Россия Федерациясе Президентының 1.09.1999 N1141 Указы | Россиядә сәяси, икътисади, мәдәни һәм фәнни-җитештерү үзәкләренең берсе булган Казан шәһәренең дөнья күләмендәге тарихи һәм мәдәни әһәмиятен һәм 2005 елда шәһәргә нигез салынуга 1000 ел тулуны исәпкә алып Россия Федерациясе Президенты "Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында" Указ чыгарды. Әлеге Указ нигезендә Татарстан Республикасы хакимият органнарының Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын 2005 елның август аенда үткәрү турындагы тәкъдиме кабул ителде һәм юбилейны әзерләү буенча Дәүләт комиссиясе оештырылды. Указда төзү һәм төзекләндерүгә мохтаҗ булган объектларны, аларны финанслау чыганакларын һәм күләмен билгеләү турында әйтелгән. Моннан тыш әлеге документта Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнарына Казанга нигез салынуның 1000 еллыгын әзерләүдә булышлык күрсәтү кирәклеге турында тәкъдим ясалган. |