Коры ќирдђ яшђњче ќан иялђре |
«Мин Былтыр атлы»,—дип ђйтергђ башына килсђ џђм, шњрђлене кыстырып, качып котылса, шњрђленећ: «Былтыр кысты, Былтыр кысты!» — дип кычкыруына ќыелган иптђшлђре хђйлђкђр татар артыннан чабу тњгел, бђлки: «Былтыргы елны каян эзлисећ, табып буламыни аны!»—дип, шњрђледђн кычкырып кљлђлђр генђ, имеш. Књрђсећ, шњрђлелђр бик аћгыра булалар икђн.
9. Инде ќен џђм дию пђрие дигђннђре хакында сљйлђргђ кала.
Башта шуны ђйтергђ кирђк: болар татар хыялыннан гына туган нђрсђлђр тњгел. Алар, иранлыларныкы булып, гарђплђрдђн кабул ителгђн мљселманлык аркылы татарларга да килеп ќиткђн нђрсђлђр. Ђгђр дђ бу ђкиятлђрдђ татарлык чагылышлары булмаса иде, мин алар турында сљйлђп тђ тормас идем. Монда ислам рухы шулкадђр аз, хђтта аныћ кайсы урыннарда гына сизелђ алуын укучы њзе њк књрер.
Ќеннећ ќенесе булмый, лђкин ул татарныћ хатыны, яки татар хатыныныћ ире булып яши ала. Моннан башка ќеннђр татарга эт, мђче џђм елан кыяфђтендђ књренђлђр. Ќенне књргђн татар берђр нерв авыруы белђн авырый башлый, тљнлђ саташа, бирђн зђхмђтенђ тљшђ. Татарга ќен бик сирђк, анда да очраклы рђвештђ генђ књренђ, чљнки ќеннђр њзлђре дђ татарлардан качып йљрилђр. Ќеннђр књбрђк юлларда, књзгђ књренмичђ генђ, яки сукырлар, аксаклар кыяфђтенђ кереп йљрилђр. Ђгђр татар, ялгышып, ќенгђ кагылып китсђ, ул ќенлђнђ, аћар ќен кереп урнаша. Татар авырый башлый, ќеннећ њзенђ дђ ул эш асат тњгел, ул њзе дђ шуннан авыру була. Кайберђњлђрнећ ђйтњлђренђ караганда, ќеннђр татарлардан качмау гына тњгел, бђлки бик йљдђтњчђн дђ булалар икђн. Алар тљнлђ хатыннар янына килергђ гадђтлђнђлђр, алар янына тњшђккђ ятып, ире шикелле кылана башлыйлар икђн. Лђкин татарларныћ ышануларына караганда, ќен иялђнгђн хатыннар бала тапмыйлар икђн. Ирлђргђ хатын булып яшђгђн ќеннђрнећ дђ бала табулары турында татар ђкиятлђрендђ бер сњз дђ ђйтелми. Ќеннђрнећ њзара торуларыннан бала табулары, њз балаларын татарларныћ бишектђге яки ана карынындагы бала белђн алмаштырып китњлђре турында шул ук ђкиятлђрдђ сљйлђнђ. Ќеннђр тимердђн куркалар (ќеннђн курка торган татарлар, йокларга ятканда, мендђр яки тњшђк астына балта яки бер-бер тимер корал салалар). Ќеннђр артыш агачыннан да куркалар,—ни љчен икђн? Минемчђ бу болай: татарлар бирђн зђхмђтен ќеннђн књрђлђр, ђ татарлар џђм Казан тирђсендђ яшђњче руслар да бирђн зђхмђтен артыш агачы белђн дђвалыйлар.
10. Дию пђрие. Диюлђр гадђттђ татарга тљрле кыяфђттђ урманнарда, кырларда очрыйлар; кайвакытларда печђн кибђне булып књренђлђр, кайвакытта, кызга ђйлђнеп, татарга кияњгђ чыгалар. Дию пђрилђре њзлђренећ шђџђрлђрендђ яшилђр, дићгез џђм ќир астында аларныћ патшалыклары була. Ќир љстендђге патшалыклары исђ кеше књзенђ књренмилђр. Ќир љстендђ ќеннђр хђзинђ књмелгђн ќирлђрдђ яшилђр џђм ќиргђ књмелеп озак яткан хђзинђлђрнећ њзлђреннђн дђ диюлђр яратылалар. Диюлђр хакында шуны ђйтергђ кирђк, алар џђрвакыт татарга дошман булалар: 1) алар кечкенђ кызларны урлап алып китђлђр дђ, њсеп ќиткђч, хатынлыкка алалар; 2) диюлђр татарны мыскыл итђлђр, аныћ дусты яки берђр яхшы кеше кыяфђтенђ кереп, дию татарны њз шђџђренђ алып китђ дђ, сыйламакчы булып, аныћ алдына начар ашлар китереп куя; 3) дию њзенећ кунакка чакырып китергђн татарын ничек тђ булса џђлак итђргђ тырыша; ул гадђттђ болай итђ: хатынына мунча ягарга куша, кунакны мунчага алып бара, кунак чишенгђч, аћа якты йљз књрсђткђн булып, њзе юындырырга тели. Татар, риза булып, аркасы белђн ђйлђнгђч, дию аны себерке сабы белђн кыйнап њтерђ дђ, њз мунчасыныћ лђњкђсе астына књмеп куя. Дию «бисмилла»дан курка. Шулай да, сирђк кенђ булса да, убыр турында язылган ђкиятлђрдђ сљйлђнгђн батыр егетлђр аларны ќићђлђр. Андый егетлђр мунчада диюгђ алдатмыйлар. Алар, њзлђренећ кырык потлы књсђклђрен књтђреп, диюнећ артыннан килђлђр дђ, аныћ ќилкђсенђ кундыралар, шуныћ белђн диюнећ эше бетђ. Љйдђ вакытта дию, мондый авыр књсђкне књтђрмђкче булып кљчђнсђ, тђрбиясезлек тђ эшлђп куя. Кырык потлы књсђкне кулында кечкенђ таяк белђн уйнаган шикелле генђ итеп ђйлђндерњче кљчле (ђкияттђ ђйткђнчђ, ун яшьлек) батыр, бер дђ арткы яктан яшеренеп килмичђ дђ, диюне куркыта. Ул вакытта инде дию ничђ татарны њтереп, лђњкђ астына књмгђнен сљйлђп бирђ. Батыр кушкач, аларныћ џђммђсен казып ала да, «ќан даруы» биреп, аларны тергезђ. Димђк, татарларныћ уенча, дию њлеклђрне тергезђ ала. |