Ләйсән ӘСӘДУЛЛИНА
Инде хәбәр иткәнебезчә, 25 ноябрьдә Ырымбурда "Россия кыйммәтләре системасында Муса Җәлилнең батырлыгы һәм рухи мирасы" темасына фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чара Муса Җәлил тууына 100 ел тулуга багышлана.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан хәбәр ителгәнчә, әлеге конференцияне оештыручылар - өлкә хакимиятенең милләтләр эшләре һәм дини оешмалар белән элемтәләр буенча Комитеты, М.Җәлил исемендәге Ырымбур халкы тарихы Институты, татар халкы милли-мәдәни мохтәрияте, Россия халыклар Ассамблеясе.
Конференциядә: - Ырымбур - Муса Җәлилнең туган ягы; - Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты; - Муса Җәлил шигърияте һәм аны XXI гасырда өйрәнү; - Россия кыйммәтләре системасында Муса Җәлилнең батырлыгы; - Татарларның Бөек Ватан сугышында каһарманлыгы; - Муса Җәлил турындагы хатирәләр һәм язмалар; - Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштерү; - Муса Җәлил әсәрләренең яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдәге роле кебек темалар каралачак.
Intertat.ru |