17.11.05Язмышыңа үзең хуҗа бул! |
Республика диспансерларында исә 8 мең наркоман исәптә тора, белгечләр сүзләренә караганда, дөрес картинаны белер өчен әлеге санны 8-10 тапкыр арттырырга кирәк. Наркоманнарның 70 проценты - 18-30 яшьтәгеләр, сүз уңаеннан, халыкның 10 проценты беренче кабудан наркотикларга бәйләнә. Һәрбер наркоман елына 10 кешегә кадәр үз даирәсенә җәлеп итә.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев: "Студентлар фикерләре, алар проблеманың асылын кайда күрүен безгә белү бик тә мөһим. Дәүләт хакимияте, җәмгыять, ата-аналар һәм студентлар берләшсә, әлеге мәсьләне чишүдә алга китәчәкбез", - диде.
Россия мәгариф академиясе академигы, профессор Владимир Собкин наркомания проблемасы студент чакта гына түгел, ә яшүсмер вакытта ук башланып китүенә игътибарны арттырырга кирәк ди. Шулай ук нигә хәзерге заманда халык тәмәке тарту, хәмергә, наркотикларга бәйле соравына җавапны эзләргә кирәклегенә тукталды. Бәлки тәрбия, шәхеснең формалашуы процессында җавапны табып була, дигән фикерне тәкъдим итте.
Конференциядә студентлар наркотикларны куллану сәбәбләре, гаилә, ислам - наркоманияне кисәтү чарасы кебек темаларга чыгыш ясаячак.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция эшләү һәм студентлар, уку йортлары укытучылары өчен гамәли тәкъдимнәр кертү каралган.
Intertat.ru
|