17.11.05Язмышыңа үзең хуҗа бул! | Венера ФӘСХЕТДИНОВА
Наркомания мәсьләсе көннән-көн җитдиләнә бара, әлеге проблемадан чыгу юлларын эзләргә дип студентлар да тотынды. 16-17 ноябрь көннәрендә беренче тапкыр Татарстан Республикасы студентлар лигасы башлангычы буенча студентларның теләктәшлек атнасы кысаларында төбәкара "Студентлар мохитендә наркомания проблемасы" исемле конференция үтә.
Конференциянең төп максаты - студентларны наркотиклар проблемасын чишүдә активлаштыру. Конференция эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Краснодар, Тверь, Екатеринбург шәһәрләре студентлары, федераль министрлыклар һәм ведостволар вәкилләре, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының алдынгы галимнәре катнаша.
Ике көн дәвамында Россия Федерациясенең сигез регионының төрле уку йортларының 600гә якын студенты яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча сорауларны тикшерәчәк.
РФ Дәүләт Думасы хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Владимир Васильев: "Безне наркомания мәсьләсе һичшиксез борчый. Бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасында наркотикларны тарату, куллану өчен җаваплылкны арттыру буенча берничә закон проект карала. Әмма безгә әлеге конференция шунсы белән дә кызык: биредә студентлар проблема буенча үзләре чыгыш ясыйлар, фикерләрен белдерә. Киләчәктә проблемадан чыгу юллары буенча яшьләр тәкъдимнәрен закон чыгаручы, башкарма хакимият тарафыннан куллану уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин", - дип белдерде.
Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин профилактика эшләренә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. "Бүгенге көндә наркотиклар белән мәктәп баскычларыннан ук мавыга башлыйлар. Бу катлаулы мәсьәләне студентлар үз теләкләре белән тикшерергә алынгач, бу уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәм. Мәсәлән, бала наркотикларның зарары темасына рәсем ясаганда, ул наркотикларга каршы торыр дигән ышаныч туа. Шулай ук бу очракта да, конференциягә килгән яшьләр, наркотикларга якын да килмәсләр дигән теләктә калабыз. Безнең төп бурыч исә наркотиклар әйләнеш темпларын әзәйтү". Шуны да билгеләп китәргә кирәк, Россия күләмендә яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче аерым ведомство да юк, бары тик региональ дәрәҗәдә.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев сүзләренә караганда, 2001 ел белән чагыштырганда студентлар арасында наркомания белән авыручылар саны ике тапкыр әзәйде, хәзер көндә 59 студент исәпләнә, әмма проблема актуаль кала бирә. "Бу мәсьләне чишкәндә тәрбия эшләренә, яңа шартларга адаптацияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга игътибар юнәлтмичә һичничек тә булдыра алмыйбыз", - диде Марат Бариев. |