19.10.05Тукай музеенда язучы Җәүдәт Дәрзаманга багышланган кичә була | Иртәгә Казанның Тукай музеенда балалар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге Язучылар берлеге бүләге иясе Җәүдәт Дәрзаманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Үлчәү йолдызлыгы астында” дигән әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә галим Әмир Мәхмүтов, язучылар Галимҗан Гыйльманов, Нәҗибә Сафина шулай ук җырчы Миңгол Галиев, аның шәкертләре һәм башка сәнгать әһелләре катнашачак.
Җ.Дәрзаман әдәби иҗат белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Аның беренче иҗат җимешләре “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасында һәм “Ялкын” журналында дөнья күрә. Ә 1964 елда “Җидегән чишмә” дигән күмәк җыентыкта аның шигырьләре басылып чыга.
Җ.Дәрзаман киң диапазонлы шәхес. Ул балалар өчен шигырьләр дә, әкиятләр дә, повестьлар да иҗат итә. Аның “Төнге маҗаралар” (1980), “Гөлназ мәктәпкә бара” (1983), “Илләр гизә Илгизәр” (1989), “Күзле кычыткан” (2000), “Серле янчык” (2000) кебек якты хисләр белән сугарылган күп кенә маҗаралы җыентыклары әдәбият сөюче яшьләргә яхшы таныш. |