19.10.05Галимнәр электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү мәсьәләләрен тикшерде | Кичә Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисадый фәннәр бүлеге галимнәренең чираттагы фәнни утырышы узды. Көн кадагында галимнәр электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү мәсьәләләрен тикшерде һәм бүлекнең фәнни советына рәис итеп куярдай кандидатларны да барлады.
Татарстан халкы психологик ярдәмгә мохтаҗ, ди галимнәр. Һәм шуннан чыгып, “Татарстан Республикасы халкына социаль-психологик проблемалар буенча фәнни-тикшеренү һәм гамәли фундаменталь эшләрнең югары юнәлешләре” (“Приоритетные направления научно-исследовательских и практических фундаментальных работ по проблемам социально-психологической помощи населению ТР”) дигән программа тәкъдим итмәкче була. Әлеге программа ике юнәлештә булып, аның берсе халыкның психик сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен, ә икенчесе - Татарстан халыкларының милләтара һәм диннәрара бәйләнешен караячак.
“Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләренә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев карары белән 12 мең компьютер бирелгән, ләкин алар әлеге һаман да кулланалмый ята, - ди бүлек сәркатибе Мирза Мәхмүтов. – Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-мөхбире Җәүдәт Сөләйманов шактый еллар электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү буенча эш алып бара. Аның лабораториясендә җитештерелгән программалар һәм методик ярдәмлекләр уку йортларына күптән тәкъдим ителсә дә, әле исә һаман кулланышка кертелмичә, мәктәп сейфларында ятуын дәвам итә”. Утырыш барышында галимнәр әлеге мәсьәләне чишү юлларын да тикшерде һәм укытучыларның белемен күтәрү институты хезмәткәрләренә педагоглар белән шушы юнәлештә эш алып барырыга кирәклеген ассызыклады. Моннан тыш галимнәр ТР Министрлар Кабинетына бүлек исеменнән махсус программа эшләүне сорап, хат язарга дигән уртак фикергә килделәр.
Соңыннан исә Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисадый фәннәр бүлеге бүлегенә рәис итеп сайланырдай кандидатлар барланып, алар арасыннан Казан дәүләт университеты профессоры, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөлйәманов бертавыштан бүлек рәисе итеп сайланды. |