14.10.05Казанның Киров районы мәктәпләре укучылары арасында С. Есенин иҗатына... | Кичә Казанның “Заречье” балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә Сергей Есенин иҗатына багышланган шигырь бәйрәме булып узды. Конкурста Казан шәһәре Киров районының 15 мәктәбеннән алтмыш укучы катнашты. Бәйгедә шагыйрьнең тормыш, табигать һәм мәхәббәт хакындагы шигырьләре белән чыгыш ясаучы балаларга нәтиҗәләр югары һәм түбән сыйныфка карап ясалды.
Югары сыйныф укучыларыннан гран-прига 50 нче мәктәптән Евгения Вилкова, ә кечкенәләрдән исә, 8 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Дима Фирсов лаек булды. I урын 81 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Жанна Усманова һәм 153 нче мәктәпнең 8 сыйныфыннан Егор Зарифҗановка, II урын 70 нче мәктәпнең 11 сыйныфында белем алучы Артур Белозеров һәм 3 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Ильдар Хуҗиятовка, III урын 57 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Марат Хәкимовка һәм 137 нче мәктәпнең 9 сыйныфыннан Руслан Хәйруллинга бирелде. |