14.10.05Казан Эрмитажында компьютер-мәгълүматлаштыру үзәге тәкъдир ителде | Киче Казанның элеккеге Юнкерлар мәктәбе бинасында урнашкан Эрмитаж үзәгендә лектория һәм компьютер-мәгълүматлаштыру үзәге тәкъдир ителде. Әлеге чарада “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Илдус Вахитов һәм Дәүләт Эрмитажының күргәзмәләр һәм музейның эшчәнлеген үстерү буенча директор урынбасары Владимир Матвеев катнашты.
Дәүләт Эрмитажының һәм Татарстан Республикасының үзара хезмәттәшлеге 1997 елда Казанда ачылган “Кубрат хан хәзинәләре” күргәзмәсеннән башланып киткән иде. шул дәвердән алып, 2004 елга кадәр Казанда зур күләмле биш күргәзмә оештырылды. әлеге хезмәттәшлек исә Казанның меңъеллыгына Казанда “Эрмитаж үзәге”н ачуга этәргеч булды. “Казанның Эрмитаж үзәге күргәзмәләр залы булып кына калмыйча, Дәүләт Эрмитажы югарылыгында эшләргә тиеш. Шуңа да киләчәктә аның эшчәнлеген фәнни-методик һәм белем бирү функцияләре белән тулылындыру күздә тотыла”, - дип белдерде Эрмитаж директоры урынбасары Владимир Матвееев. Казан студентлар шәһәре булганлыктан, ул алга таба республиканың шәһәр һәм районнарыннан да укучыларны, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне һәм студентларны дә бирегә җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады. |