14.10.05Казанда наркоманиягә каршы айлык игълан ителә | 15 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр наркомания профилактикалауга багышланган айлык старт алачак, шуңа бәйле рәвештә мәктәпләр һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле чаралар, лекция һәм акцияләр үткәрелә. Казанның өстәмә белем бирү учрежденияләренең наркомания, ВИЧ һәм СПИД профилактикасы буенча кураторы Наталья Софьина сүзләренә караганда, чаралар айдан артык дәвам итәчәк, чөнки 1 декабрь көнне Халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан югары сыйныф укучылары акция уздырырга уйлый.
Әлеге айлык кысаларында 15 нче октябрьдән 30 на кадәр шәһәр буенча психоактив матдәләр кабинетлары системасы смотры узачак. Казанның барлык районнары мәктәпләрендә врач-эпидимиолог, юрист һәм психологларның эшчәнлеге тикшереләчәк. |