14.10.05Яшүсмерләр клублары хезмәткәрләренең республика семинары көннәре уза | Бүген республиканың балалар һәм яшьләргә социаль-хокук һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубында өстәмә белем бирүче педагогларның квалификациясен күтәрү курсларының соңгы көне булачак. Семинарда республиканың төрле территорияләреннән: Түбән Кама, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Мамадыш, Казан, Минзәлә, Чаллы, Яшел Үзәннән 20 кеше катнаша.
10 октябрь көнне катнашучылар үз эшләрен башлап, лекцияләр үткәрде. Яшел Үзән шәһәре яшүсмерләр клубына экскурсия дә үткәрделәр. Семинарга клуб хезмәткәрләреннән тыш, үзәк белгечләре, КГТУ һәм КГГПУның социаль эш факультеты вәкилләре, хокук эшчәнлеге белгечләре һәм юристлар да чакырылды. Бүгенгәчә монда төрле темаларга: “Балалар һәм яшүсмерләр эшенең социаль-педагогик нигезләре”(М. Архипова - педагогия фәннәре кандидаты, КГГПУ ның өлкән укытучысы), “Хәзерге яшьләрнең мәнфәгатьләре”(С. Сенчугов – республиканың тире-венерологик диспансерының профилактика бүлеге җитәкчесе), “Девиант балалар психологиясе”(О.Аникеенко – психология фәннәре кандидаты), “Өстәмә белем бирү системасында заманча белем бирү технологияләре”, “Өстәмә белем бирүдә гаиләнең роле”( Т. Коровина – психология фәннәре кандидаты, КГТУ доценты), “Исток” яшьләр клублары берләшмәсе белән танышу”(М. Габидуллин - “Исток” яшьләр клублары берләшмәсе директоры), “Үсмер чор үзенчәлекләре”(Н. Хәбибуллина – балалар һәм яшьләргә социаль-хокук һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтү республика үзәгенең югары категорияле методисты), “Психик көчләү һәм хәзерге яшүсмер”(Т. Михайлова – тарих фәннәре кандидаты) тарафыннан лекцияләр укылды. |