06.10.05Архитекторларның түгәрәк өстәл утырышы булып узды | Кичә Архитекторлар йортында төзелеш өлкәсендәге яңалыклар, проблемалар белән уртаклашуга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Утырышта ТР архитекторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Виктор Токарев, идарә әгъзалары, проект институтларыннан белгечләр, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан вәкилләр һәм шәхси проект оешмаларында эшләүчеләр катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар күп кенә мәсьәләләр күтәреп, үзләренең алдында торучы зур гына проблемаларны колачлап алырга өлгерде. Монда тәҗрибә уртаклаштылар, норматив документлар һәм архитекторлар берлегенә килүче проект законарын тикшерделәр, Россия архитектурасы эшчәнлеге турындагы законга карата үз искәрмәләрен һәм күрсәтмәләрен бирделәр. Шулай ук берлек кысаларында үткән конкурслар: ЦУМ ны яңартып төзү һәм иске аэропорт территориясендә биналар салу конкурслары турында да сүз кузгатылды. Архитекторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Виктор Токарев берничә республика һәм өлкә катнашкан Россия Идел буе округы конференциясе булганлыгы, Үзбәкстан республикасы архитекторлары белән хезмәттәшлек итү өчен килешү төзелгәнлеге һәм Латвия белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торулары турында хәбәр итте. Түгәрәк өстәл утырышында Архитекторлар йортына ремонт кирәклеге, аның фасад өлешен яңартып төзү, Казан һәм шәһәр яны тирәсендәге төзелеш эшләре хакындагы мәсьәләләр дә каралды. Автор хокукы һәм һөнәри этика таләпләренә кагылсак, монда проблемалар да юк түгел икән. Заказ бирүчеләр проект авторларының рөхсәтләреннән башка проектны гадиләштерергә, бәясен төшерергә тырыша, һәм нәтиҗәдә сыйфатсыз биналар хасил була. Шулай да архитекторларның соңгы вакытларда югары дәрәҗәдә төзелгән биналары күп, бу факт Халыкара архитекторлар көнен дә горур рәвештә билгеләп үтәргә ярдәм итә. |