12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ял паркы \ Фасил Әхмәтов халык күңелендә мәңгелеккә калды

29.09.05

Фасил Әхмәтов халык күңелендә мәңгелеккә калды

Кичә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Фасил Әхмәтовның (1935-1998) тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Концертта җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Миңгол Галиев, Клара Хәйретдинова, Эмиль Җәләлетдинов, Георгий Ибушев һәм башкалар катнашты.

Ф.Әхмәтов симфоник поэма, симфония, фортепьяно һәм оркестр өчен концертлар, шулай ук кыллы квартетлар һәм камера музыка кораллары өчен әсәрләр, 130 дан артык җыр һәм романс, моннан тыш драма спектакльләренә музыка иҗат итә. Татар музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм казанышлары өчен композитор 1975 елда Россиянең М.И.Глинка, ә 1988 елда аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләренә ия була.

1952 елда Казан музыка училищесына Кукмара районы Салтык Ерыклы авылыннан17 яшьлек егет килә. Беренче көннәрдән үк биредә укытучылар аның талантын күреп ала.  Училищеда ул баянда оста уйнаучы буларак таныла һәм  шуны  исәпкә алып, Фасилны баян классына укырга алалар. Баянда уйнау серләрен тулырак өйрәнү белән бергә, ул композиторлык эшенә дә алына. Аның бу омтылышын күреп, укытучылары да ярдәмгә килә. Шулай итеп, берсеннән-берсе матур һәм кабатланмас музыка әсәрләре туа.

1998 елның көзе. Бу ел Фасил Әхмәтовны безнең арабыздан мәңгегә алып китте. Әмма композитрның әсәрләре халык күңелендә бүген дә яши һәм популярлыгын югалтмый.


моннан тыш укыгыз
  • Ырымбурлылар Муса Җәлилне искә алалар
  • Минтимер Шђймиев: “2006 ел Тукай елы булырга тиеш”
  • Татар КВНы уеннарын башлый
  • Казан курчак театры љчен бина 2006 елда тљзелђ башлый
  • Смоленскида “Борынгы џђм мђћге яшь Казан” дип аталган ђдђби-музыкаль кичђ њтте


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов