29.09.05Милли музей эшчәнлеге - фотосурәтләрдә | Иртәгә Татарстан Республикасының Милли музеенда Өлкәннәр көне уңаеннан “Музей һәм музейчылар: вакыт күзлеге аркылы” (“Музей и музейщики: сквозь призму времени”) дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Фотолардан музейның 1960-2005 еллардагы эшчәнлеге белән танышу мөмкин булачак.
Милли музейның 110 еллык бай тарихы бар. Музей мәдәни-агарту үзәкләренең берсе буларак, республика күләмендә генә түгел, ә Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә, шулай ук чит илләргә дә таныш. Үз чорында музейга төрле сынаулар аша узарга туры килә. Сынауларның бүгенгесе музей хезмәткәрләренә билгеле булса да, аның алдагы еллардагы тарихы язмаларда һәм фотосурәтләрдә сакланган. Иртәгә ачылачак күргәзмәдә Милли музей фондаларында сакланган, шулай ук фоторәссамнар О.Лебедев, И.Йосыпов һәм В.Павловларның шәхси архивларыннан алынган фотолары дә урын алачак. Шулай ук музейның фотолаборатория җитәкчесе, яшь фотограф Айгөл Акманованың рәсемнәре дә күргәзмәгә куелачак. |