3 октябрьдә Казанның К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында дин эшлеклесе Габделхәбир Яруллинның (1905-1994) тууына 100 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе булачак.
Чыгышы белән Габделхәбир хәзрәт Биектау районы Ямаширмә авылыннан. Белемгә тартылган егет үз чорында Казанның “Мөхәммәдия” һәм “Касыймия” мәдрәсәләрендә белем ала. 1926 елдан үз туган авылында имам вазифасын башкара. Дин иреген кысу башлангач, төрле оешмаларда эшли. Соңыннан Казанга күчеп килә һәм 1946-65 елларда биредә “Мельмука” заводында эшли. 1965-94 елларда Мәрҗани мәчетендә имам-хатыйб булып тора.
Габделхәбир Ярллинның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган искә алу кичәсендә дини җырлардан торган концерт программасы да планлаштырылган.
|