27.09.05“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Завойский премияләрен тапшыру була | Иртәгә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Е.Завойский исемендәге Халыкара премияләрне тапшыру тантанасы була.
Билгеле булганча, әлеге премия 1991 елда Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең физика-техник институты, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Казан дәүләт университеты тарафыннан булдырылган иде. Инде ун елдан артык бу зур бүләк физика өлкәсендәге ачышлары һәм аны үстерүгә керткән өлешләре өчен физика өлкәсендә эшләүче галимнәргә бирелеп килә.
Бу юлы исә премия АКШ галиме, физик Харальд Шварцка тапшырылачак. ТР Фәннәр Академиясе белдерүенчә, аңа әлеге бүләк биологик объективлар һәм клиник медицинада куллану өчен электрон парамагнит (ЭПР) методларын үстергәне өчен бирелә. |