26.09.05Фасил Әхмәтовка багышланган мәдәни чаралар дәвам итә | 28 сентябрь көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Фасил Әхмәтовның (1935-1998) тууына 70 ел тулуга багышланган концерт булачак. Концертта җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Мингол Галиев, Клара Хәйретдинова, Эмиль Җәләлетдинов, шулай ук Георгий Ибушев һәм башкалар катнашачак.
Ф.Әхмәтовны искә алу чаралары 17 майда, композиторның туган көнендә үк башланып киткән иде. Аны Дәрвишләр бистәсендәге 58 нче санлы мәктәп укытучылары Суфия һәм Флера Бәдретдиновалар оештырган иде. Шунысы да игътибарга лаек: моннан биш ел элек алар тарафыннан 58 нче санлы мәктәптә Фасил Әхмәтов музее оештырылды. Кечкенә генә булуга карамастан, әлеге мәдәни учак үзенә республиканың шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунакларны кабул итеп тора.
Ф.Әхмәтов симфоник поэма, симфония, фортепьяно һәм оркестр өчен концертлар, шулай ук кыллы квартетлар һәм камера музыка кораллары өчен әсәрләр, 130 дан артык җыр һәм романс, моннан тыш драма спектакльләренә музыка иҗат итә. Татар музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм казанышлары өчен композитор 1975 елда Россиянең М.И.Глинка исемендәге дәүләт бүләкләренә ия була.
|