Кичђ Бљтендљнья татар конгрессы Башкарма комитеты Казанныћ 1000 еллыгына тљрле тљбђклђрдђн килгђн татар делегациялђре љчен очрашулар оештырды. Ш.Мђрќани исемендђге 2нче татар гимназиясендђ «Ак калфак» оешмасы, «Казан ярминкђсе» њзђгендђ татар эшмђкђрлђре белђн очрашу џђм «Казан» милли мђдђни њзђгендђ «Татарстан» журналыныћ махсус бђйрђм санын тђкъдир итњдђ катнашу кебек чаралар узды.
«Татарстан» журналын тђкъдир итњдђ республикадагы џђм чит тљбђклђрдђге матбугат чараларында эшлђњче миллђттђшлђр дђ ќыелган иде. Ђйтик, бирегђ Урта Азиянећ чњлле тљбђгендђ яшђњче Галия Мљкаддђсова да бар иде. Ул Њзбђкстанныћ Нђваи љлкђсе Зђрђвшан шђџђрендђге бер предприятие газетасында штаттан тыш хђбђрче булып эшли икђн. Ђлеге шђџђр Бохарадан 200, ђ Ташкенттан 600 километр чамасы ераклыкта урнашкан. Янђшђдђ Нђваи џђм Учкудук шђџђрлђре бар. Галия ханым ђйтњенчђ, биредђ йљзлђп татар гаилђсе яши икђн. Алар бергђ ќыелып тљрле очрашулар џђм бђйрђм кичђлђре њткђрђлђр. Г.Мљкаддђсова Казанда булган чаралар турында њзе яза торган газетага мђкалђлђр ђзерлђячђк џђм якташлары белђн очрашуларда њзенећ тђэсирлђре белђн уртаклашырга ниятли.
Бњген БТК БК кунаклары «Пирамида» мђдђни-књћел ачу њзђгендђ ТР Президенты катнашындагы тантаналы чарада булачак. Шулай ук башка тљрле бђйрђм чаралары џђм Казанныћ гњзђл урыннары белђн танышу да миллђттђшлђребезне кљтђ. Ђйтик, тљштђн соћ алар Милли музейдагы экспозиция џђм књргђзмђлђрне карарга килђчђк.
|