Киче «Казан» милли мђдђни њзђгендђ «Казанныћ 1000 еллыгы музее» ачылды. Аны ачу тантанасында Казан шђџђре хакимияте ќитђкчелђре, књпсанлы галимнђр, сђнгать џђм мђдђният эшлеклелђре, шулай ук кић ќђмђгатьчелек катнашты.
Казан мэры Камил Исхаков бу вакыйганы Казанныћ туган кљне булуы белђн бђйлђп, аныћ башкала тарихы љчен мљџимлеген искђртте. «Казан» милли мђдђни њзђге ќитђкчесе Ринат Закиров исђ музей экспозициясен тљзњнећ авырлыгын искђртте џђм бу эшне башкаруда катнашучыларга рђхмђт сњзлђрен белдерде. Ул шулай ук ђлеге музейда татар халкыныћ тарихын чагылдыруда зур тырышлык куелганлыгын ассызыклады узды. Казан шђџђренећ Мактаулы гражданины, Россия Фђннђр академиясе академигы Миркасыйм Госманов њзенећ рђхмђтен шулай ук Казанга нигез салуныћ датасын ачыклаган џђм исбатлаган галимнђргђ, шушы датаны нигезлђњгђ багышланган конференциялђр уздырган «Казан» милли мђдђни њзђгенђ џђм К.Исхаков ќитђкчелегендђге шђџђр хакимияте хезмђткђрлђренђ белдерде. Чыгыш ясаучылар «Казанныћ 1000 еллыгы музее»ныћ бигрђк тђ яшь буын — балалар љчен тарихыбызны љйрђнњдђ фђнни мђйданчык булыр, дигђн љмет белдерде.
Музей ачылу бђйрђмендђ «Айгљл» вокал ансамбле Казанга багышланган ќыр башкарды. Бђлђкђй Байбулат Батулла Г.Тукайныћ «Пар ат» шигырен укыды. Милли мђдђни њзђктђн татар милли киемнђреннђн егет белђн кыз К.Исхаковка Казанныћ символик ачкычын тапшырды. Аннан соћ шђџђр ќитђкчесе тамашачылар белђн бергђ музей буйлап Лђйсђн Кариева ќитђкчелегендђ ђзерлђнгђн экскурсиядђ катнашты.
«Казанныћ 1000 еллыгы музее» 3 мећ квадрат метрга якын мђйданны билђњче залларда урнашкан. Казан тарихына багышланган књпсанлы экспонатлар арасында Казан капкасы џђм Казан ханнары тђхете репродукциялђре, шулай ук Болгар чоры ђйберлђре џђм рђссамнар, фоторђссамнарныћ бњгенге заманны чагылдырган ђсђрлђре дђ бар. Казанныћ 1000 еллыгына бу музейныћ зур бњлђк булуына казанлылар џђм башкала кунаклары њз књзлђрећ белђн барып карагач инаныр.
|