"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге Казанныћ 1000 еллык бђйрђмнђренђ багышланган «тапшырулар турында хђбђр итте.
30 нчы август – бәйрәм иртәсе «Яңа Гасыр» каналында иртәнге сәгать җидедә «Хәерле иртә, Татарстан!» тапшыруы белән башланып китәчәк. Тамашачылар моннан мең ел элек барлыкка килгән Казан тарихы белән таныша џђм сөекле башкала турында иң матур җырлар, шигырьләр ишетә алачак.
Телевизор караучылар Казанның мактаулы кешеләренннђн җырчы Азат Аббасов, рәссам Харис Якупов, ятим балаларга ярдәм итүче Әсхәт Галимҗанов, тарихчы, галим Миркасыйм Госманов һәм башкалар белән дђ танышачак. Шулай ук туры эфирда меңьеллык алдыннан игълан ителгән «Казанны беләсезме?» дигђн акциягђ нәтиҗә ясалырга тиеш. Казан символының барлыкка килү тарихын һәм аның ничек ясалуы турындагы сюжет та тамашачылар љчен кызыклы булыр.
Ярты сәгатьлек беренче татар блогыннан соң телеэкраннарга рус телендәге «Доброе утро, Татарстан!» тапшыруын алып баручылар чыгачак. Ә төгәл сәгать сигездә янә татар блогы тәкъдим иткән материаллар белән танышырга мөмкин. "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруының "Меңъяшәр Казан" сәхифәсе тамашачыларны бүгенге Казан буйлап сәяхәткә алып чыгар һәм әлеге блокта эшләүче корреспондентлар башкаланың иң зур төзелеше – метро џђм аның беренче пассажирлары белән таныштырыр дип кљтелђ. Казан һәм авыл кешеләренең бәйрәмгә ничек әзерләнүен белергә, чәк-чәк пешерү серләренә төшенергђ дђ мљмкин булачак. 1000 тонналы чәк-чәк пешерүче ханым турында Ләйсән Сираҗиева сөйләр дип көтелә.
9.00-9.30 сәгатьләрдә Казанны нәниләр күзлегеннән күрергә Эльнар Яркәев ярдәм итәр. Шулай ук дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган милләттәшләребез белән дә телеэкраннар аша очрашу оештырылачак.
17 сәгать 30 минутта "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруының алып баручылары Илдар Кыямов һәм Миләүшә Сибгатуллина тамашачыларны янә телеэкраннар каршында көтеп кала. Әлеге кичке чыгарылышта бәйрәм чараларын чагылдырган репортажлар күрсәтеләчәк. Анда шулай ук Казан кунаклары белән очрашырга һәм аларның меңьеллык калага теләкләрен ишетергә мөмкин булачак.
30 августта "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының махсус чыгарылышында бәйрәм көненә һәм, гомумән, бәйрәм атнасына нәтиҗә ясалачак.
"Яңа Гасыр" телеканалы 30 нчы августтагы бәйрәм чараларын гына яктыртып калмыйча, башка күп кенә истәлекле, мөһим тантаналардан турыдан-туры трансляцияләр тәкъдим итә.
26 нчы августта - Россия Федерациясенең Дәүләт Советы утырышыннан, БДБ илләре башлыклары Советы утырышыннан, Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясеннән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк гала-концерттан турыдан-туры эфирга кушылулар булса, 27 августта – Россия Федерациясе Президенты бүләгенә халыкара ат чабышыннан трансляция, ә 28 августта – 10 сәгатьлек "Меңьеллык Казан" телерадиомарафоны күрсәтеләчәк. Моннан тыш 29 августта туры эфирда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең меңьеллык шәһәрдә тантаналы очрашуын карарга мөмкин булачак.
|