Кичђ Казанныћ А.М.Горький музеенда «Казан фин экспедициялђре тарихында» дигђн књргђзмђ ачылды. Анда Хельсинкидан килгђн Россия џђм Кљнчыгыш Ауропа институты галимнђре дђ катнашты.
Ђлеге институтныћ директоры Сеппо Лаллукка њзенећ чыгышында бу књргђзмђне оештыручы Финляндия џђм Татарстан оешмаларына рђхмђт сњзлђрен белдерде џђм Ш.Мђрќани исемендђге Тарих институты белђн хезмђттђшлекнећ ђџђмиятен искђртеп узды. Ул шулай ук «Казан фин экспедициялђре тарихында» дигђн акварель џђм фоторђсемнђрдђн торган књргђзмђне Татарстан Милли музее карамагына тапшыру турындагы актны музей директоры Геннадий Мухановка бирде. Ќавап сњзе белђн Тарих институты директоры Рафаил Хђкимов чыкты. Ул татарстанлылар љчен Финляндиядђ яшђњче татарлар белђн генђ тњгел, республикада яшђгђн фин-угыр халыкларыныћ тарихын љйрђнњче галимнђр белђн дђ тыгыз элемтђдђ булуныћ мљџимлеген ассызыклады.
Тарихчы Дамир Исхаков ђлеге књргђзмђнећ ничек оештырылуы хакында сљйлђп узды џђм аныћ Татарстан фђненђ зур љлеш кертњен, шулай ук Ауропа фђнни кырына чыгуга мљмкинлек тудыруын да билгелђде.
Књргђзмђ ачылышында Геннадий Макаров ќитђкчелегендђге этнографик ансамбль башкаруында борынгы кљйлђр яћгырады.
Књргђзмђдђ 1884-1885нче елларда А.О.Хейкель экспедициясе вакытында тљшерелгђн Казан књренешлђреннђн торган фоторђсемнђр џђм рђссам Агатон Рейнхольд ясаган, ќирле халыкларныћ этнографиясен тасвирлаган рђсемнђр урын алган. Анда шулай ук Татарстан территориясендђ яшђњче халыкларны љйрђнгђн фин галимнђренећ исемнђре дђ бирелгђн. Бу мђгълњматлар Финляндиянећ Музей ведомствосында саклана. Биредђ шулай ук экспедиция ђгъзалары ясаган Болгар ќире џђм андагы тарихи биналар сурђтлђнгђн рђсемнђрне дђ књрергђ мљмкин. |