28.07.05Казанныћ 1000 еллыгына 100 атаклы татарныћ исеме аталды | Казанда 650 битле “Милли элита књзлегеннђн татар гасыры. 100 атаклы татар” (“Татарский век глазами национальной элиты. 100 выдающихся татар”) китабы дљнья књрде. Китапны 3000 нљсхђ тираж белђн “Парадигма” нђшрият йорты чыгарды, ул Казан журналистлары џђм дизайнерлары тљркеменећ дњрт еллык эше нђтиќђсе булып тора.
Китапта милли элита вђкиллђре белђн 77 интервью бирелгђн. Љстђвенђ, алар Татарстаннан гына тњгел, АКШ, Бљекбритания, Тљркия, Германия, Чехия, шулай ук Россиянећ башка тљбђклђреннђн. Алар арасында ТР Президенты Минтимер Шђймиев, биюче Ирек Мљхђммђтов, Бљтендљнья татар лигасыныћ мактаулы президенты Гали Акыш џђм милли хђрђкђт активисткасы Фђњзия Бђйрђмова, ќырчылар Илџам Шакиров џђм Салават Фђтхетдинов, РФА академигы Камил Вђлиев џђм башкалар. Авторларныћ табышы – XX гасырныћ 100 атаклы татар исемлеген тљзњдђ укучыныћ катнашу алуы. Йљзенче графа буш алдырылган. Укучы анда кемне лаеклы таба, шуныћ исемен яза ала. Экспертлар фикеренчђ, татар милли элитасыныћ дљньядагы њз урынын аћлау тђќрибђсе кызыклы џђм файдалы булачак, љстђвенђ, татарларга гына тњгел.
Китап турында тулырак белешмђне www.1000kzn.ru сайтында алырга мљмкин.
|