13.07.05Фотосурђтлђрдђ 1000 еллык Казан | Казаныбызга 1000 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге чарага Анталиядә булынган дипломатик корылышлар, шул исәптән Россия Федерациясенең Анталиядәге вице консулы, эре промышленность һәм сәүдә ширкәтләре, алдынгы туризм оешмалары чакырылды. Күргәзмәне Анталия губернаторы урынбасары Бәкир Сыткы Ханлыоглу, Анталия шәһәре хакимияте аппарат җитәкчесе Али Дәвәҗе һәм Казан шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Фәрит Ишмаков ачып җибәрделәр. Бәкир Сыткы Ханлыоглу үзенең чыгышында Казан белән Анталия арасындагы тугандаш шәһәр килешүе ике ил һәм ике халык арасындагы дуслыкны тагын да ныгытачагын, бу күргәзмәнең әнә шул юлдагы бер адым булуын белдерде. “Ерак тарихка күз салганда татар белән төрек милләтләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең 1000 елдан артык булуын күрергә мөмкин, Казан белән Анталия шәһәренең тугандашлыклары дөньяның бүтән тугандаш шәһәрләренә дщ үрнәк булып тора”, - диде ул. Ачылыш тантанасында Фәрит Ишмаков Казанның дөньяның бик күп илләр белән элемтәдә торуын, бик күп халыкара оешмаларның әъзасы булуын әйтте. Һәм ЮНЕСКО, Берләшкән милләтләр берлеге, ИРСИКА, Ислам Конференциясе Оешмасы кебек оешмаларның Казанга нигез салынуга 1000 ел тулу җәһәтеннән төрле чаралар уздырганлыкларын бәян итте. “Юкка гына ЮНЕСКО башкалабызның бу олы юбилеен Истәлекле тарихлар исемлегенә кертмәде”, - дип дәвам итте чыгышын. Күргәзмә ачылышында шулай ук Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Радик Гиматдинов һәм Анталия шәһәре хакимияте мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильяс Чопур да чыгыш ясадылар. “Фотографияләрдә 1000 еллык Казан” күргәзмәсенең ачылышы ахырында кунакларга җиңел ашлар тәкъдим ителде.
Анталия халкы фотокүргәзмәне 31 нче июльгә кадәр карый алачак. |