Иртәгә Казанга эшлекле сәфәр белән Халыкара сәүдә үзәге делегациясе килә. Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында үтәчәк семинарда кунаклар җирле хакимият вәкилләре белән берлектә Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү мәсьәләсе хакында сөйләшәчәкләр.
Швейцариянең Женева шәһәрендә урнашкан Халыкара сәүдә үзәге аерым бер илләргә сәүдә тармагын үстерүдә ярдәм күрсәтә. Казанга киләчәк вәкилләр арасында Халыкара сәүдә үзәгенең эшмәкәрлекне үстерү бүлеге белгече Елена Бутримова, күпьяклы сәүдә системасының төп белгече Лоран Матиль, консультант Андре Лакатос һәм вәкил Джозеф Бош бар.
Әлеге чара Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Халыкара сәүдә үзәге тарафыннан оештырыла. Семинар барышында түбәндәге чыгышларның булуы планлаштырыла: бөтендөнья сәүдә оешмасында вәкил булу күчеш икътисады илләренә нәрсә бирәчәк, Россиянең БСО керүе эшмәкәрлек үсешенә нинди йогынты ясаячак, бөтендөнья сәүдә челтәренең икътисадый мәгънәсе һәм кагыйдәләре. Шулай ук семинар барышында түгәрәк өстәл утырышы да көтелә. Биредә "Шәхси һәм дәүләт секторларының Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдә үзара мөнәсәбәте" дигән темага үзара фикер алышу планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат үзәге.
|