11.07.05Россия туристлары - Татарстанда | Агымдагы елның 11-15 июль көннәрендә Татарстанның Биектау районында палаткалы лагерьда укучыларның бөтенроссия слеты уза. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар-яшүсмерләр туризмы федераль үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыкның "Сәяхәт" республика методик үзәге аны Казанның - 1000, Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап оештыра.
Cлетта 1000 кеше катнашыр, Россия төбәкләреннән - 70 команда, Белоруссиядән 7 делегация һәм Казахстаннан 1 команда килер дип көтелә. Җыен программасына туризм белән бәйле ярышлар кертелгән.
Слет үз алдына зур максатлар һәм бурычлар куя. Алар - Россиядә балалар туризмын һәм туган якны өйрәнүне үстерү, алдынгы тәҗрибәне уртаклашу, туризмны сәламәтлекне ныгытуда, әхлакый, гражданлык-патриотик һәм физик тәрбия бирүдә файдалану һәм башкалар. Шулай ук өстәмә белем бирүче педагогларның һәм укучыларның осталыгын арттыру бурычы да тора.
Intertat.ru
|