Агымдагы елның август аенда БДБ илләре җитәкчеләренең саммитын оештыру кысаларында үткәрелгән бу утырышта икътисадый интеграцияләү һәм электрон сәүдә итү мөмкинлеләре каралды. Катнашучыларга беренче итеп ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрының урынбасары Илгиз Даутов мөрәҗәгать итте.
Аның сүзләренә караганда, 2004 елда республика тышкы сәүдә әйләнеше гомуми күләменең 20% БДБ илләре өлешенә туры килә. Бу күрсәткеч 6,3 миллиард доллар белән билгеләнә. Агымдагы елның беренче кварталы эчендә генә дә бу сан узган елгы күрсәткечтән 80% артып, 500 миллион доллар тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының матбугат үзәге.
БДБның Башкарма Комитеты рәисе - Башкарма Сәркатиб Анатолий Казаков фикеренчә, советлар союзыннан соң барлыкка килгән киңлектә мәгълүмати хезмәттәшлек үсешенең тоткарлануы БДБның нигезле үсеш стратегиясенең булмавы белән бәйле. Бу мәсьәләдә электрон сәүдә мөмкинлекләрен файдалану илләрне үзара берләштерүдә, икътисад үсешенең юнәлешен билгеләүдә ярдәм итәр, дип көтелә.
Очрашуда Татарстанның инновацион системасына да югары бәя бирелде, иновацияләр - алдагы 10-30 ел дәвамында БДБ таянырлык төп күчәр булып тора, диде Анатолий Казаков.
Intertat.ru
|