22.06.05"НефАЗ" Омски љлкђсен автобуслар белђн тђэмин итњ буенча тендер откан | Узган атнада Омскида 100 дизель автобусы ќибђрњ буенча ачык конкурска йомгак ясалган. Анда Россиянећ барлык ќитештерњлђре дђ диярлек катнашкан. Конкурста "КамАЗ"ныћ "НефАЗ" ААЌнећ бњлендек компаниясе ќићгђн.
Искђ тљшереп њтђбез, "НефАЗ" автобуслары Омскида июнь башында њткђн "ВТТВ-Омски-2005" хђрби техника, технология џђм коры ќир армиясе кораллары дигђн VI халыкара књргђзмђдђ тђкъдим ителгђн иде. Федераль сђнђгать агентлыгы џђм Омски љлкђсе хакимияте тарафыннан оештырылган књргђзмђне караганда, "НефАЗ" Россия Кораллы кљчлђрнећ Тљп автобронетанк идарђсе башлыгы, генерал-лейтенант Владислав Полонский џђм Омски љлкђсенећ губернаторы Леонид Полежаевта зур кызыксыну уятты. В. Полонский Тљп автобронетанк идарђсе "КамАЗ"га "НефАЗ"лар партиясенђ заказ бирергђ ниятлђвен ђйтте. Ђ Леонид Полежаев "КамАЗ" автобусларыныћ Омски юлларында пђйда булу мљмкинлегенђ ышаныч белдерде. Тендер йомгаклары Омски губернаторыныћ фаразларын раслады.
Ќђй ахырына кадђр Омскига 92 шђџђр, 6 шђџђрара џђм инвалидларны йљртњ љчен махсус ике автобус китерелђчђк, "НефАЗ" лар 117 тирђсе кеше сыйдырышлы.
Омскига ќибђрелђчђк техника буенча (тендер трамвай џђм троллейбус ќитештерњчелђр арасында да њткђрелгђн) дђњлђт контракты конкурс йомгакларын игълан итеп, ике атна узгач тљзелђчђк. Контрактныћ гомуми књлђме 250 миллион сум тђшкил итђчђк, дип хђбђр итђ "КамАЗ" ААЌнећ матбугат хезмђте. |