Бњген республиканыћ урта гомуми белем бирњ мђктђплђренећ 7833 укучысы математика буенча бердђм дђњлђт имтиханы бирђ. Аларныћ књбесе - 7073 кеше БДИ рус телендђ, ђ калганнары татар телендђ бирергђ телђк белдерде.
Бу - Татарстанныћ 11 сыйныф укучылары бљтенроссия эксперименты кысаларында тапшыручы љченче бердђм дђњлђт имтиханы. Беренче имтихан химия буенча 24 майда (аны 688 кеше бирде), рус теленнђн БДИ (7100 чыгарылыш укучысы тапшырды) 3 июньдђ булды. 15 июньдђ республикада физика буенча БДИ булачак.
Математика буенча имтихан сђгать 10.00 башлана џђм 14.00 сђгатькђ кадђр дђвам итђчђк. Ул 62 имтихан кабул итњ пунктында, нигездђ, ќиџазланган мђктђп классларында њтђчђк.
Имтиханда ќђмђгатьчелек књзђтњчелђре булмаячак. ТР Мђгариф џђм фђн министрлыгында хђбђр итњлђренчђ, гражданнардан андый гариза булмаган. Ђмма республикада прецедент бар - беренче џђм ђлегђ бердђнбер ќђмђгатьчелек књзђтњчесе буларак "Республика Татарстан" газетасы хђбђрчесе Евгения Чеснокова химия буенча БДИда булды.
Имтихан нђтиќђлђре якынча бер атнадан билгеле булачак. |