07.06.05Казанда Россия Фђннђр академиясе Президиумыныћ књчмђ утырышы узды | Бњген Казанда Россия Фђннђр академиясе Президиумыныћ књчмђ утырышы узды. Бљтен Россиядђн килгђн галимнђр Казан дђњлђт университетыныћ актлар залында ќыелды.
РФА вице-президенты Николай Платэ њткђргђн утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шђймиев, ТР Дђњлђт Советы Рђисе Фђрит Мљхђммђтшин, ТР Президенты Аппараты ќитђкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрыныћ беренче урынбасары Равил Моратов, РФА Казан фђнни њзђге рђисе Александр Коновалов, КДУ ректоры Мђгъзњм Сђлахов џђм башкалар катнашты.
Бњгенге вакыйганыћ ђџђмияте џђркемгђ аћлашыла, дип уйлыйм – Россия галимнђре ике истђлекле вакыйга – Бљек Ќићњнећ юбилее џђм Казанныћ 1000 еллыгы белђн бђйле рђвештђ бњген Татарстан халкы (шул исђптђн республиканыћ фђнни берлеге) кичергђн хислђрне џђм халђтне уртаклашуларын ассызыкларга телђде, дип билгелђп њтте Николай Платэ утырышны ачканда. Ул авыр сугыш елларында Казанныћ Россия галимнђре љчен ышанычлы йорт булуын искђртте. РФА вице-президенты Казанныћ мећьеллыгы турында сљйлђгђндђ бу юбилейныћ зур иќтимагый џђм фђнни ђџђмияткђ ия булуын ассызыклады, ул шђџђр, тљбђк, бљтен ил кысаларында Кљнчыгыш Аурупа тигезлегендђ гасырлар дђвамында барган процессларны яћача аћларга, бу процессларда Шђрык белђн Гареб цивилизациялђре очрашу урынына ђйлђнгђн Урта Идел буеныћ мљџим ролен ачыкларга мљмкинлек бирђ.
Минтимер Шђймиев Россия галимнђрен сђламлђп: “Бай тарихы џђм интеллектуаль потенциалы белђн нђкъ менђ Казанныћ шундый дђрђќђдђге очрашуны њткђрњ шђџђре булуы бик тђ символик, - диде, – Без моны Татарстанныћ данлыклы фђнни традициялђренђ хљрмђт билгесе, аныћ фђн џђм мђгариф љлкђсендђге казанышларын тану дип кабул итђбез. Уникаль тарихи, мђдђни џђм географик шартлары булу сђбђпле, республика Россия Федерациясенећ ић ђџђмиятле фђнни-мђгариф џђм мђдђни њзђклђренећ берсе булып кала. Бу књплђгђн милли мђдђниятлђр, дини традициялђр, университетлар, театр џђм музейлар шђџђре булган, данлыклы њткђне, хђзергесе џђм искиткеч килђчђге булган Казанда аеруча сизелђ, дип ассызыклады республика Илбашы. Нђкъ менђ биредђ атаклы галимнђрне – Зинин, Бехтерев, Вишневский, Арбузовларны биргђн дљньякњлђм танылган фђнни мђктђплђрнећ тљзелње очраклы тњгел. Казанныћ 1000 еллыгын бђйрђм итњ алдыннан республика фђнни-мђгариф челтђренећ материаль-техник базасын ныгыту буенча зур эшлђр башкарыла – уку џђм фђнни биналар тљзеклђндерелђ, бљек галимнђргђ џђйкђллђр куела. Сугыш елларында СССР Фђннђр академиясенећ фђнни учреждениелђренећ тљп љлеше џђм президиумы нђкъ менђ Казанга эвакуациялђнгђн, республика 33 фђнни учреждение, 1884 фђнни хезмђткђр, шул исђптђн 39 академик џђм 44 ђгъза-мљхбирне кабул иткђн. Кыска вакытта илнећ оборона ихтыяќын канђгатьлђндерерлек итеп, фђнни учреждение эшлђре тљзелгђн. Нђкъ бу вакытта Казанда сугыштан соћ язылган фђнни эшлђргђ мљџим юнђлеш бирелгђн. 1945 елныћ язында СССР Фђннђр академиясенећ Казан филиалы ачылу - республиканыћ фђнни казанышлары нђтиќђсе. Хђзерге вакытта бу - њзенећ фђнни мђктђплђре белђн танылган академия институтларыныћ эре комплексы. Биредђ мећгђ якын кеше эшли, аларныћ 11е - Россиянећ Фђннђр академиясе ђгъзасы, 12се - Татарстан Фђннђр академиясе ђгъзасы, 82 доктор џђм 316 фђннђр кандидаты. Соћгы берничђ елда њзђк хезмђткђрлђре тарафыннан 4000нђн артык мђкалђ (1000гђ якыны халыкара басмаларда) басылган, 50 монография нђшер ителгђн, 54 патент алынган, 47 докторлык џђм 144 кандидатлык диссертациялђре якланган. Бњген њзђк галимнђре исђбендђ РФ Президентыныћ фђнни грантлары белђн телђктђшлек ителгђн мђктђплђре сигез мђктђп бар, аларга ђгъза-мљхбирлђр О.Синяшин, Ю.Нђќмиев џђм профессор Е.Никольский мђктђплђре љстђлде. Казанныћ Фђнни њзђге хезмђткђрлђре 24 проектны эшлђп (14,5 миллион сумлык), тљрле 15 программада катнаша. Њзђк галимнђренећ эшлђнмђлђре нефть химиясе, машина тљзелеше, тљзелеш, медицина џђм башка љлкђдђ яхшы база булып тора.
Татарстан Президенты фикеренчђ, бњген безнећ фђнне нђтиќђле џђм торыклы њсђ, талантларны, бигрђк тђ фђн белђн кызыксынучы яшьлђрне ќђлеп итђ торган итеп эшлђњ тљп мђсьђлђ булып тора. Аныћ фикеренчђ, фђн икътисадныћ реаль секторы тарафыннан ихтыяќ булган технологиялђр, эшлђнмђлђр, хезмђтнећ љзлексез агымы чыганагы булырга тиеш. Килђчђктђ Татарстан нђкъ менђ бу юнђлештђ љлкђн буыннан мирас булып калган фђнни потенциалны актив њстерергђ тиеш.
|