23.05.05Казакъстанда узачак фђнни конференциядђ Ш.Мђрќани... | 26-27 майда Казакъстанныћ С.Торайгыров исемендђге Павлодар дђњлђт университетында Г.Потанинныћ тууына 170 ел тулуга багышланган халыкара фђнни-гамђли конференция узачак. «Г.Н. Потанин — галим, сђяхђтче џђм демократ: XIX гасыр Россия интелигенциясе џђм казакъларныћ тарих џђм этнография проблемалары» дип аталган конференциягђ Ш.Мђрќани исемендђге Тарих институты галиме Фђридђ Шђрифуллина да њзенећ «Касыйм татарларыныћ тљрки дљньясы» дигђн докладын ќибђргђн.
Тарих фђннђре кандидаты Фђридђ Шђрифуллина «Касыйм татарлары» дигђн китап та чыгарган иде. Њзенећ докладында ул касыйм татарларыныћ тљрки халыклар, шул исђптђн казахлар белђн бђйлђнеше турында язган. Касыйм татарларыныћ тарихы 1445-1447нче еллардан билгеле. Аларныћ чыгышы турында галимнђр ике фикергђ бњленгђн иде. Беренчелђре касыйм татарларын фин-угор халкы дип килсђ, икенчелђре аларны тљрки халык дип таныды. Ф.Шђрифуллина касыйм татарларыныћ гореф-гадђтлђрен, кием, йорт ќиџазларын, милли ризыкларын ќентеклђп тикшереп, аларныћ тљрки халык булуларын исбатлый. Галим фикеренчђ, аларныћ этник тарихында казан, ђстерхан џђм кырым татарлары, шулай ук кыпчак, кыргыз џђм казакъ кабилђлђре компонентлары да кергђн. Ђ мордва џђм мишђр халыклары белђн аралашу касыйм татарлары этнографиясендђ бераз фин-угор элементлары барлыгын аћлата. |