Кичђ Халыкара музейлар кљне иде. Быел ул “Музейлар – мђдђниятлђр арасындагы књперлђр” дигђн девиз астында њтте. Шул ућайдан Казанныћ Кремль урамында Милли музей каршында бђйрђм тамашасы узды.
Милли музей хезмђткђрлђре тамашачыларны татар милли киемнђреннђн каршы алды. Кулъязма чыганаклар бњлеге мљдире Рузалия Абзалина бђйрђмчђ киенгђн балаларга борынгы экспонатларны књрсђтеп, аларныћ кайсы гасырныкы булганлыгы турында сорады. Ќыелган халыкка музей открыткалары тапшырылды. Музейда эшлђп килњче “Витязь” клубы ђгъзалары да “Иске Казанга сђяхђт” дигђн викторина уздырды. Алар шулай ук балаларныћ музейлар турындагы белемен дђ сынап карады.
Бђйрђмдђ, ђлбђттђ, ќыр-биюлђр дђ булды. “Млада” фольклор ансамбле, “Сђйдђш” бию театры, “Аксу” студиясе солисткасы Лилия Сибгатова џђм танылган ќырчы, балалайкада уйнаучы Рђфыйк Таќетдин чыгышлары да музей бђйрђменђ килњчелђрнећ књћеленђ хуш килде.
Ахырдан тамашачылар Милли музейдагы књргђзмђлђрне џђм анда књптђн тњгел куелган Ђби патшаныћ алтын каретасын карарга чакырылды.
|